Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үз сүзе, үз юлы бар

Районыбызда крестьян-фермер хуҗалыклар саны елдан-ел арта. Бүген аларның саны 62 гә җитте.

Олы Нырсы авылында яшәүче Әкрам Сәләхиев фермерлык эшенә 2011 елда ук алына. Әлеге хыялын тормышка ашыру өчен ул “Гаилә фермасы”  дип исемләнгән дәүләт программасына керә. Шуның нигезендә 500 мең сум дәүләт ярдәме алып һәм үз маясы белән 50 баш сарыкка исәпләнгән абзар төзеп чыга. Әле дә аның биредә сарыклар асрап, үрчетеп яткан көне.

  • Сарыкларны күбрәк корбанлык өчен асрыйбыз. Көрдек токымлы сарыкларны авылдашлар да, шәһәрдән кайтучылар да теләп  сатып ала. Үзебез дә шуның белән тукланабыз, - ди Әкрам кыскача үзенең  фермерлык эшчәнлеге белән таныштырып.

Бу хакта тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев