Зур жиңү белән ихластан котлыйбыз!
Теләче урта мәктәбенең 2006-2007 елда туган кызлар һәм 2004-2005 елгы егетләр командасы Татарстан Республикасында мини-футбол буенча "Мини-футбол" Бөтенроссия проектының финал турнирында, Казан шәһәрендә узган ярышларда катнашты.
Ярыш нәтижәләре буенча егетләр командасы Чемпион исеменә - 1 урынга лаек булды! Ә кызлар командасы 2 урында!
Шулай итеп, егетләр командасы 10-15 февраль көннәрендә Түбән Новгород шәһәренә Идель буе Федераль округының "Мини футбол" мәктәпкә проекты кысаларында Татарстан Республикасы данын якларга барачак!!!
Әлеге зур жиңү белән командаларны ихластан котлыйбыз!! Ә иң зур рәхмәтләр, әлбәттә, командаларны ярышларга әзерләгән тренерлар - Рафиль Хәкимов һәм Илнар Нәҗметдиновка!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев