Бакча эшләре рубрикасы буенча яңалыклар
-
Эш коралларының гомерен ничек озайтырга?
Гадәттә, язгы чорда көрәкләр, тырмалар, сәнәкләр даими файдаланыла. Арытаба, аларга ихтыяҗ бераз кими. Эш кораллы яңгыр астында, туфрак өстендә дә калырга мөмкин. Нәтиҗәдә, аларга зыян килә. Баксаң, мәсьәләне җиңел генә хәл итәргә мөмкин икән.
-
Гөлләр шау чәчәк атсың, дисәң..
Шөкер, ямьле язны көтеп алдык, тәрә зәләребез якты кояш нурларына коена башлагач, күңелләр күтәрелеп китте.
-
Яшь бәрәңге ашыйм дисәң...
Бәрәңге уңышын мөмкин кадәр иртә аласыгыз килсә...
-
Мул суган уңышы алуның 10 хәйләсе
Мул суган уңышы алуның 10 хәйләсе
-
Май аена бакча эшләре.
Май- елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшел яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.
-
Җирнең әзерлеген ничек белергә
Язын бакча эшләрен җир өлгергәч кенә башларга кирәк.
-
Борыч: утыртабыз, күчерәбез, үстерәбез!
Электрон адресыма “Татарстан яшьләре”н укучылардан шактый күп хат килә. Телефоннан чылтыратып киңәш сораучылар да байтак. Әйтик, Казаннан Хәлимә ханым: “Тәрәзә төбендәге тартмаларга февраль уртасында чәчкән ачы, баллы борычларым тишелеп чыкты, аларны кайчан пикировкаларга ярый?” – дип сорый. Җавап бик гади. Ике чын яфрагы чыккач берәмләп күчереп утыртырга, үсеш ноктасын тирән күмдермәскә кирәк. Күчергәндә тамыр очы бөкләнеп калмасын өчен, тирәнрәк савыт сайлавыбыз хәерле. Үсентеләргә җылы суны аз-азлап сибәргә, туфракның өске катлавы катып китмәсен өчен, йомшарткалап торырга кирәк.
-
Редисны кайчан утыртырга?
Редисны вакытында утырткан, суын сипкән кебек булсаң да, күп очракта ул чәчәккә китә. Аны булдырмас өчен нәрсә эшләргә кирәк?
-
Үсентене ничек ныгытырга??
— Помидор үсентеләре бик нәзек сабаклы булып үсә, яфраклары да аксыл яшел төстә. Аларны ничек ныгытырга? — Моңа үсентеләргә яктылык җитмәү гаепле булырга мөмкин. Хәзер күп кешедә пластик тәрәзә. Ә ул элеккечә ике генә түгел, өч катлы пыяладан ясала. Үсентеләргә яктылык тагын да начаррак үтеп керә. Икенче сәбәп — ярлы туфрак. Зәгыйфь үскән үсентене өстәмә тукландырып карарга була. Азофоска кебек комплекслы минераль ашлама кертергә мөмкин. 1 чиләк суга 1 аш кашыгы ашлама салып эретергә һәм үсентеләргә сибәргә. “Эпин”, “Экосил” кебек үстерү стимуляторлары сибәргә дә мөмкин.
-
Агачларны агартырга онытмагыз
Агачларны агартырга онытмагыз
-
Кәбестәне кайчан чәчәргә?
Кәбестә - суыкка шактый чыдам культура. Әмма аның төрле сорты язгы кырауларны төрлечә кичерә Танылган бакчачы Франс ХӘЛИЛОВ: - Кәбестә - суыкка шактый чыдам культура. Әмма аның төрле сорты язгы кырауларны төрлечә кичерә. Иртә өлгерешлесе иң чыдамы санала, ул -1...-2 градуслы салкынга бирешми. Чәчәкле кәбестә кырауларга бөтенләй түзә алмый. Шуңа...
-
Белеп чәчсәң, уңарсың... Помидор үстерәбез.
Бөтен Россиягә танылган бакчачы Октябрина Ганичкина помидорның буе өч төрле булуын әйтә: кечкенә, уртача, зур. Кечкенә буйлы помидор үсентеләре 30-80 см тирәсе үсә, кайбер вакыт 1 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Мондый сортлар, гадәттә, тиз өлгерә, 3-5 тәлгәшле була. Аларны ачык һавада яки биек булмаган, өсте ачыла торган парникта үстерсәң әйбәт....
-
Чәчәк чәчәр вакыт
Март ахырында астра һәм бәрхәт гөлләренең орлыкларын утыр- тыгыз. Аларны 1,5 см. тирәнлектә туфракка чәчеп, су сибеп, өстен тигезләп, пленка белән каплап, җылы урынга урнаштырыгыз. Астрага күп чирләр яный, шуңа да ул утыртыласы туфракны алдан "Фитоспорин" эремәсе белән эшкәртергә онытмагыз. Үсентеләрне күчереп утырткан вакытта да яңа туфракны "Фитофторин" яки "Хом"...
-
АШЛАМАНЫ — КАР ӨСТЕНӘ
АШЛАМАНЫ - КАР ӨСТЕНӘ Суганчалы язгы чәчәкләрне (лалә, нәркис, гиацинт һәм башкалар) беренче тапкыр кыштан соң ук тукландырырга була. Ашламаны чәчәк тирәли кар өстенә сибәргә кирәк. Кар сулары туклыклы матдәләрне туфракка бик тиз сеңдерә һәм чәчәкләрне тизрәк уята. Язын үсеп китәр өчен, аларга азот кирәк. Шуңа иртә язда мочевина, нитроаммофоска...
-
РЕДИС ИРТӘ ӨЛГЕРӘ
Редисны 9 майга өлгертеп була. Моның өчен март азагында теплицага кар җәяргә кирәк. Орлыкларны кар өстенә тигезләп сибәргә. Кар эреп, орлыклар акрынлап туфракка күмелергә тиеш. Җир өстендә калганнары өстенә азрак торф яки черемә сибегез. Беренче вакытта аңа су сибәсе дә булмый. Ул үзе тишелеп чыга һәм үсә башлый. Чыганак: Ирек...