Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс” 2019-2020 еллар сезонының беренче җиңүен яулады

“Ак Барс”ның яңа уенчылары, команда өчен беренче алкаларын кертеп, җиңүгә ирештеләр.

Бүген Хельсинки шәһәрендә Казанның “Ак Барс” хоккей командасы “Йокерит”ка каршы уенда сезонның беренче җиңүен яулады. “Йокерит” – “Ак Барс” матчы исәбе – 2:5.

Беренче период. Уналтынчы минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Станислав Галиев исәпне ачып җибәрде (0:1). Бер минут үтүгә Түбән Кама егете Эмиль Галимов Континенталь хоккей лигасында “Ак Барс” өчен үзенең беренче голы белән командасын тагын бер алкага алга чыгарды (0:2).

Икенче период. Период башлануга егерме секунд узу белән Канада һөҗүмчесе Патрис Кормье да “Ак Барс” өчен беренче алкасын кертте (0:3). Дүртенче минутта фин командасы уенчысы Антти Пильстрём күпчелектә уйнаганда “Йокерит” өчен гол кертә алды (1:3). Унөченче минутта Кирилл Петров “Йокерит” капкасына “Ак Барс”ның дүртенче алкасын кертте (1:4).

Өченче период та “Ак Барс”лылар тарафыннан кертелгән алка белән башланып китте, өченче минутта Джастин Азеведо гол кертте (1:5). Период ахырында гына, унбишенче минутта, фин командасының капкачысы алмашынды, Анти Ниеми урынына Янис Калниньш чыкты. Унҗиденче минутта Теему Эронен “Йокерит” өчен гол кертте (2:5).

Командалар составы:

 

“Йокерит”
Ниеми (Калниньш)
Хаапала – Контиола – Енсен, Лехтонен – Лепистё;
Йоэнсуу – Норман – Мозес, Эронен – Грант;
Иконен – Регин – Анттила, Кивистё – Лауридсен;
Пильстрём – Мюттюнен – Халме (Хирвонен), Рясянен,

“Ак Барс”:
Рейдеборн (Биләлов);
Азеведо – Кормье – Фрэттин, Ожиганов – Викстранд;
Галиев – Ткачёв – Зарипов, Фазылҗанов – Юдин;
Фисенко – Основин – Лукоянов, Хенкель – Журавлёв;
Петров – А. Галимов – Э. Галимов (Михеев), Педан.

Киләсе уенны “Ак Барс” 7 сентябрь Сочида үткәрәчәк. “Сочи” – “Ак Барс” уены 17:00 сәгатьтә башлана.  

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X