Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс” дүртенче тапкыр “ЦСКА”га җиңелде

“Ак Барс” – “ЦСКА” матчы кемгәдер беренчесе, ә кем өчендер өч йөзенчесе булды.

“Ак Барс” хоккей командасы Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда Мәскәүнең “ЦСКА” командасын кабул итте. “Ак Барс” 2:3 исәбе белән бу сезонда “ЦСКА”га дүртенче тапкыр җиңелде.

Бу уенда “Ак Барс” хоккей командасының баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов һәм “ЦСКА” сакчысы, Билалетдиновның оныгы Александр Романов янәдән көндәш командалар составында очраштылар. Узган очрашуда Александр Романов КХЛда үзенең беренче алкасын бабасы командасы капкасына кертеп җиңүгә ирешкән иде, бу уенда да онык командасы өстен чыкты.

Саннарга килгәндә, “Ак Барс” һөҗүмчесе Владимир Ткачёв Континенталь хоккей лигасының даими чемпионатында 300нче уенын үткәрде. Бу сезонда Ткачёвның исәбендә 19 очко (9 алка + 10 пас). Ә 18 яшьлек хоккейчы Дмитрий Воронков беренче тапкыр КХЛда “Ак Барс” командасы составында бозга чыкты.

Беренче период. Өченче минутта “ЦСКА” һөҗүмчесе Кирилл Капризов исәпне ачып җибәрде (0:1). Бер минут үтү белән Капризов партнеры Михаил Григоренко “ЦСКА” өчен тагын бер алка кертте (0:2). Уналтынчы минутта Кирилл Капризов “Ак Барс” капкасына икенче алкасын кертеп куйды (0:3). Унсигезенче минутта Антон Ландер күпчелектә “Ак Барс” өчен гол кертә алды (1:3).

Икенче периодта алка кертүчеләр булмады.

Өченче период. Унбишенче минутта “Ак Барс” капитаны Александр Свитов алка кертте (2:3).

Командалар составы:

“Ак Барс”:
Подъяпольский (Шарыченков);
Секач – Ландер – Азеведо, Яруллин – Лямкин;
Зарипов – Основин – Лукоянов, Постма – Юдин;
Ткачёв – Попов – Галиев, Манухов – Батыршин;
Глухов – Свитов – Клинкхаммер (Воронков).

“ЦСКА”:
Юханссон (Сорокин);
Капризов – Вей – Григоренко, Нестеров – Блажиевский;
Скотт – Андронов – Калинин, Пашнин – Робинсон;
Мамин – Попов – Шалунов, Науменков – Марченко;
Слепышев – Карнаухов – Телегин, Романов.

Киләсе уенны “Ак Барс” Екатеринбургта үткәрәчәк. “Автомобилист” – “Ак Барс” матчы 15 февраль 17:00 сәгатьтә башлана.  

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев