Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс” капитаны клубтан китте

Александр Свитов уртак хезмәт өчен команда буенча партнерларына һәм тренерлар штабына рәхмәтен белдергән.

“Ак Барс” капитаны Александр Свитов алты ел эшләгәннән соң, клубтан киткән. Бу хакта команданың социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр ителә.

“Терәк булганнары өчен җанатарларга, ә уенчыларга, клубның җитәкчелегенә һәм персоналына уртак эш өчен рәхмәтемне белдерәм. Бу алты сезон искиткеч булды. Мине “Ак Барска” чакыруыгыз, команда капитаны булу кебек мактаулы вазифаны ышанып тапшыруыгыз өчен рәхмәт”, - дигән Свитов.

“Мин һәрвакыт иң югары мөмкинлекләрдә уйнарга, үз алдымда һәм җанатарлар каршында намуслы булырга тырыштым”, - дип өстәде комнададан китүче хоккейчы.

 

Тәмамланган сезонда Александр Свитов 28 очрашу уздырган, аларда бер шайба һәм җиде гол тапшыру белән аерылып торган.

  • “Ак Барс”тан сигез хоккейчы китте. Зиннәтулла Биләлетдинов баш тренер вазифасыннан киткәннән соң, команданың остазы Дмитрий Квартальнов булды.

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев