Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс” хоккей командасы 3 җиңелү белән Казанга кайта

“Ак Барс” Мәскәүдә “ЦСКА”га 4:2 исәбе белән җиңелде.

Бүген “Ак Барс” хоккей командасы бу елның соңгы читтә уйнау сериясен җиңелү белән тәмамлады. “ЦСКА” – “Ак Барс” уены 4:2 исәбе белән төгәлләнде. Читтә уйнау сериясенең 3 уенында да (“Динамо-Минск”, “Сочи”, “ЦСКА” командаларына каршы) Казан хоккейчылары оттырды.

Беренче период. Уен Мәскәү хоккейчыларының кискен һөҗүмнәреннән башланды. Өченче минутта алка, “ЦСКА” уенчысы Максим Шалуновның бәрүеннән соң, “Ак Барс” уенчысы Джастин Азеведо кәшәкәсенә тиеп керде (1:0). Унберенче минутта “ЦСКА” һөҗүмчесе Кирилл Капризов алка кертте (2:0).

Икенче период. Тугызынчы минутта Кирилл Капризов “Ак Барс” капкасына икенче алкасын кертте (3:0). Унынчы минутта Вячеслав Основин “Ак Барс” составында беренче тапкыр гол кертте (3:1).

Өченче период. Сигезенче минутта, “Ак Барс” хоккейчылары күпчелектә уйнаганда, Иржи Секач алка кертә алды (3:2). Период ахырында “Ак Барс”лылар капкачыны алтынчы уенчыга алмаштырды һәм уен тәмамланырга 39 секунд кала “ЦСКА” уенчысы Михаил Григоренко буш капкага алка кертте (4:2).

Командалар составы:

 

"Ак Барс":
Подъяпольский (Шарыченков);
Секач – Азеведо – Зарипов, Лямкин – Батыршин;
Ткачёв – Основин – Галиев, Педан – Постма;
Лукоянов – Попов – Потапов, Яруллин – Марков;
Глухов – Свитов – Клинкхаммер (Кара).

“ЦСКА”:
Сорокин (Юханссон);
Мамин – Андронов – Хансен, Дальбек – Марченко;
Капризов – Вей – Григоренко, Нестеров – Чмыхов;
Слепышев – Шалунов – Окулов, Пашнин – Науменков;
Скотт – Светлаков – Карнаухов, Ибраһимов - Голощапов.

30 декабрь көнне ике Татарстан командасы елның соңгы уенында көч сынашачак. “Ак Барс” Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда Түбән Каманың “Нефтехимик” командасын кабул итәчәк. Матч 15:00 сәгатьтә башлана.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев