Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс” хоккей командасы Череповец кунакларын 4:2 исәбе белән җиңде

Казан хоккейчылары рәттән сигезенче җиңүләрен яуладылар.

Бүген “Ак Барс” хоккей командасы Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда Череповец шәһәренең “Северсталь”командасын 4:2 исәбе белән җиңде. “Северсталь”нең Казанда 2012нче елдан бирле җиңгәне юк, бүген дә “Ак Барс” хоккейчылары Череповец кунакларына өстенлекне алырга мөмкинлек бирмәделәр.

“Ак Барс” хоккейчысы Данис Зарипов, бүгенге“Ак Барс” – “Северсталь” уенына халык трибуналарны тутырып килсә, чәчен пеләшкә алачагын белдерткән иде, ләкин “Татнефть-Арена” трибуналарында буш урыннар күренде.

Беренче период. Өченче минутта “Северсталь” уенчысы Владислав Кодола исәпне ачып җибәрде (0:1). Бишенче минутта “Северсталь” хоккейчысы Руслан Карлин икенче кертелгән алканың хуҗасы булды (0:2). Берничә секунд үтү белән Артём Лукоянов “Ак Барс” өчен алка кертеп куйды (1:2). Унбишенче минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Алексей Потапов исәпне тигезләштерде (2:2).

Икенче период. Икенче егерме минутлык, беренчесеннән аермалы буларак, кертелгән алкаларга бай булмады. Унҗиденче минутта Владислав Кара “Ак Барс” командасы өчен һәм гомумән Континенталь хоккей лигасында үзенең беренче алкасын кертте (3:2).

Өченче период. Уналтынчы минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Иржи Секач, алка кертеп, исәпне үзгәртте (4:2). Шулай итеп, “Ак Барс” хоккей командасы рәттән сигезенче җиңүен яулады.

 

Командалар составы:

“Ак Барс”:
Подъяпольский (Гарипов);
Секач – Азеведо – Зарипов, Яруллин – Марков;
Лукоянов – Михеев – Потапов, Абросимов – Лямкин;
Глухов – Попов – Галиев, Манухов – Постма;
Ткачев – Свитов – Клинкхаммер (Кара).

“Северсталь”:
Артамкин (Магарилов);
Гераськин – Трубачёв – Вовченко, Корнеев – Лекомцев;
Монахов – Карлин – Щербина,Хохлов – Михеев;
Захарчук – Яшин – Рыбин, Кулда – Кудако;
Пестушко –Кодола– Странски (Лапин), Хабаров.

Киләсе уенны “Ак Барс” Санкт-Петербург шәһәрендә “СКА” командасына каршы үткәрәчәк. Матч 6 декабрь 19:30 сәгатьтә башлана.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев