Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

"Ак Барс" хоккейчылары Казанда "Салават Юлаев" командасын җиңде

“Татнефть-Арена” боз сараенда узган уен 3:1 исәбе белән тәмамланды.

Кичә Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда “Ак Барс” хоккей командасы Уфаның “Салават Юлаев”ына каршы уйнады. Күрше республикалар арасындагы матчта 3:1 исәбе белән Казанның “Ак Барс”ы җиңде.

“Ак Барс” – “Салават Юлаев” матчлары халыкта “Яшел дерби” исемен йөртә. Бу исем ике команданың уен формасында яшел төсләр булуы белән бәйле.

Ноябрь аенда “Ак Барс”та уйнаган Александр Бурмистров кичә матчта “Салават Юлаев” составында беренче тапкыр туган командасына каршы уйнады. Бурмистровка алмашка “Салават Юлаев”тан “Ак Барс” командасына Вячеслав Основин күчте. Аңа да беренче тапкыр Казанның хоккей командасы составында “Салават Юлаев”ка каршы уйнарга туры килде.

Беренче период. Җиденче минутта "Ак Барс" һөҗүмчесе Станислав Галиев исәпне ачып җибәрде (1:0). Унынчы минутта Иржи Секач "Ак Барс" өчен тагын бер гол кертте (2:0). Шуннан соң "Салават Юлаев" командасы капкачысын алмаштырырга булды, Андрей Кареев урынына Иван Федотов чыкты.

Икенче период. Унсигезенче минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Джастин Азеведо алка кертте (3:0).

Өченче период. Өченчен минутта Артём Сергеев, алка кертеп, “Салават Юлаев”ның артка калуын киметә алды (3:1).

 

Командалар составы:

"Ак Барс": Подъяпольский (Гарипов); Азеведо – Ткачёв – Секач, Марков – Яруллин; Галиев – Основин – Зарипов, Абросимов – Лямкин; Глухов – Попов – Лукоянов ,Манухов – Батыршин; Михеев – Свитов – Клинкхаммер (Кара).

"Салават Юлаев":  Кареев (Федотов); Умарк – Кемппайнен – Хартикайнен, Панин – Сергиенко; Кугрышев – Бурмистров – Ткачёв, Арзамасцев – Коледов; Рыбин – Бусаров – Майоров, Сергеев – Семёнов;
Жарков – Кадейкин – Солодухин, Елизаров – Терещенко.

  • Киләсе уенны “Ак Барс” Подольск шәһәрендә “Витязь” командасына каршы үткәрәчәк. Уен 7 гыйнварда 17:30 сәгатьтә башлана.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X