Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

"Ак Барс" хоккейчылары “Нефтехимик” командасын җиңде

Матч фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионкасы Алинә Заһитованың алканы символик рәвештә бозга атуы белән башланды.

Бүген Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда Казанның “Ак Барс” командасы Түбән Каманың “Нефтехимик” хоккейчылары белән очрашты. 2018 елның соңгы матчы 1:0 исәбе белән Казан хоккейчылары файдасына тәмамланды.

  • Уен фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионкасы Алинә Заһитованың алканы символик рәвештә бозга атуы белән башланды.

Беренче кырык минут алкаларсыз узды. Өченче периодның алтынчы минутында “Ак Барс” һөҗүмчесе Алексей Потапов, уенның беренче алкасын кертеп, исәпне ачты (1:0). Бу бердәнбер алка Казанның “Ак Барс” хоккей командасына җиңү китерде.

Командалар составы:

 

"Ак Барс": Подъяпольский (Шарыченков); Секач – Азеведо – Зарипов, Лямкин – Батыршин; Ткачёв – Основин – Галиев, Педан – Постма; Лукоянов – Попов – Потапов, Яруллин – Марков; Глухов – Свитов – Клинкхаммер (Кара).

"Нефтехимик":  Ежов (Коротаев);  Падакин – Нестрашил – Галимов, Брынцев – Тимашев; Пуустинен – Руохомаа – Няттинен, Сергеев – Полашек;  Хәйруллин – Куликов – Порядин, Огурцов – Мусин;  Шиксәтдаров – Шәрифьянов – Бикмуллин (Здунов), Семёнов. 

  • 3 гыйнварда “Ак Барс” хоккейчылары Казандагы “Татнефть-Арена” боз сараенда Омскиның “Авангард” командасы белән очраша. Матч 17:00 сәгатьтә башлана.

Фото: https://tatar-inform.tatar

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X