Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс” хоккейчылары рәттән өченче уенда җиңелде

Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда узган матчта Мәскәү кунаклары 2:3 исәбе белән отты.

Бүген Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда “Ак Барс” хоккей командасы Мәскәүнең “Динамо” хоккейчыларына каршы матчта җиңелде. Казан хоккейчылары 2:3 исәбе белән оттырды. Бу җиңелү рәттән өченчесе булды.

Кайчандыр бергәләп “Ак Барс”та уйнап, Гагарин Кубогын җиңүгә өлеш кертүче Илья Никулин (2005-2015), Александр Степанов (2005-2011), Данис Зарипов бүген төрле рольләрдә очрашты. Илья Никулин – “Динамо” капитаны, Александр Степанов шул ук команданың тренерлар составы вәкиле, ә Данис Зарипов нәкъ шул вакыттагы кебек “Ак Барс” составында.

  • “Динамо”ның баш тренеры Владимир Крикунов та “Ак Барс” командасына таныш. Ул 1999-2001 һәм 2011-2012 елларда әлеге команда тренеры булган.

Беренче период. Икенче минутта Владимир Брюквин, “Динамо” өчен алка кертеп, исәпне ачты (0:1). Сигезенче минутта “Динамо” һөҗүмчесе Вадим Шипачёв гол кертте (0:2).

Икенче период. Сигезенче минутта, күпчелектә уйнаганда, Владимир Брюквин бу уенда үзенең икенче алкасын кертте (0:3).

Өченче период. Дүртенче минутта Артём Лукоянов күпчелектә “Ак Барс” өчен алка кертә алды (1:3). Период тәмамланырга өч минут кала “Ак Барс” һөҗүмчесе Станислав Галиев гол кертте (2:3).

 

Командалар составы:

“Ак Барс”:  Подъяпольский (Шарыченков); Секач – Ткачёв – Азеведо, Лямкин – Постма; Галиев – Основин – Зарипов, Манухов – Педан; Лукоянов – Попов – Глухов, Яруллин – Марков; Михеев – Свитов – Клинкхаммер (Кара).

“Динамо” :  Ерёменко (Бочаров); Кагарлицкий – Шипачёв – Индрашис, Волков – Никулин; Брюквин – Игумнов – Макаров, Меньшиков – Хиетанен; Моисеев – Мозер – Кулёмин, Зайцев – Миронов; Раисов – Закриссон – Карлин, Прибыльский – Пепеляев.

  • Киләсе уенны “Ак Барс” шактый озын ялдан соң Хельсинки шәһәрендә “Йокерит” командасына каршы үткәрәчәк. Матч 23 гыйнварда 19:30 сәгатьтә башлана. Озын яллар 12-20 гыйнвар көннәрендә узачак Хоккей йолдызлары атнасы белән бәйле.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X