Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс” хоккейчысы Данис Зарипов 600нче очкосын җыйды

“Ак Барс” хоккей командасы Континенталь хоккей лигасының лидерын җиңде.

Бүген Екатеринбург шәһәрендә “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасының турнир таблицасында беренче урынны алып торучы “Автомобилист” командасына каршы уйнадылар. “Ак Барс” лидерларны 3:4 исәбе белән җиңде.

Бу уен “Ак Барс” һөҗүмчесе Станислав Галиев өчен Континенталь хоккей лигасының чемпионатларында 100нчесе булды.

Беренче период. Беренче егерме минутлыкта кертелгән алкалар булмады.

Икенче период. Беренче минутта Данис Зарипов бәрүеннән соң Иржи Секач, “Ак Барс” өчен алка кертеп, исәпне ачты (0:1). Җиденче минутта “Автомобилист” хоккейчысы Дэн Секстон исәпне тигезләштерде (1:1).Уникенче минутта Ефим Гуркин, алка кертеп, “Автомобилист”ны алга чыгарды (2:1). Уналтынчы минутта Данис Зарипов пасы ярдәме белән “Ак Барс” сакчысы Пол Постма күпчелектә уйнаганда алка кертте (2:2). Периодның соңгы минутында Найджел Доус “Автомобилист” өчен гол кертте, бу алка да күпчелектә уйнаганда керде (3:2).

Өченче период. Унынчы минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Иржи Секач бу уенда икенче алкасын кертте (3:3). Уникенче минутта, “Ак Барс” күпчелектә уйнаганда, Джастин Азеведо һәм Данис Зарипов бәрүләреннән соң Роб Клинкхаммер алка кертте, “Ак Барс” командасы алга чыкты (3:4). Данис Зариповның бу пасы аның 600нче очкосы булып саналды.

Командалар составы:
“Автомобилист”:
Макаров (Сохатский);
Доус – Да Коста – Голышев, Гуркин – Вишневский;
Гареев – Паре – Секстон, Василевский – Егоршев;
Крикунов – Торченюк – Миловзоров, Бодров– Мамкин;
Чесалин – Кучерявенко – Литовченко (Рассейкин), Вәлитов.

“Ак Барс”:
Подъяпольский (Гарипов);
Секач – Азеведо – Зарипов, Яруллин – Марков;
Глухов –Попов – Галиев, Постма – Абросимов;
Лукоянов – Михеев – Потапов, Батыршин – Абросимов;
Ткачев – Свитов – Клинкхаммер (Кара).

Киләсе уенны “Ак Барс” Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда Түбән Каманың “Нефтехимик” командасына каршы үткәрәчәк. Матч 26 ноябрь 19:00 сәгатьтә башлана.
 

tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев