Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

"Ак Барс" Түбән Камада "Нефтехимик" хоккейчыларына буллитлар сериясендә оттырды

"Нефтехимик" уенчылары бозга ретро стильдә чыкты, бу – хоккей клубының 50 еллык юбилеен бәйрәм итү белән бәйле иде.

Бу сезонда Түбән Каманың "Нефтехимиг"ы белән Казанның "Ак Барс"ы арасында икенче уенны буллитлар буенча 3:2 исәбе белән Түбән Кама командасы отты.

"Нефтехимик" уенчылары бозга ретро стильдә, элеккегечә кызыллы-яшелле спорт формаларыннан чыкты. Бу – хоккей клубының 50 еллык юбилеен бәйрәм итү белән бәйле иде.

Беренче период. Өченче минутта "Ак Барс" сакчысы Альберт Яруллин исәпне ачып җибәрде (0:1).

Икенче период. Өченче минутта Владимир Ткачев "Ак Барс" өчен икенче алканы кертте (0:2). "Нефтехимик" шул минутта ук капкачысын алмаштырды, Илья Ежов урынына Андрей Макаров чыкты. Ундүртенче минутта "Нефтехимик" хоккейчысы Юусо Пуустинен күпчелектә уйнаганда алка кертте (1:2). Унҗиденче минутта Павел Здунов исәпне тигезләштерде (2:2).

Өченче период голсыз үтте. Өстәмә вакыт бирелде, анда да голлар булмады. Буллитларда алкаларны Пуустинен, Нестрашил ("Нефтехимик"), Бурмистров ("Ак Барс") кертте. Шулай итеп, "Ак Барс" Түбән Камада җиңелде (3:2).

Командалар составы:

"Нефтехимик": Ежов (Макаров); Пуустинен – Руохомаа – Няттинен, Сергеев – Полашек; Хәйруллин – Нестрашил – Падакин, Огурцов – Брынцев; Здунов – Якимов – Шиксатдаров, Шәрипҗанов – Семенов; Порядин – Аркалов – Авцин, Волгин – Тимашев.

"Ак Барс": Гарипов (Подъяпольский); Секач – Ландер – Азеведо, Педан – Постма; Зарипов – Ткачев – Галиев, Яруллин – Марков; Лукоянов – Попов – Потапов, Батыршин – Юдин; Глухов – Бурмистров – Клинкхаммер.

Киләсе уенны "Ак Барс" Түбән Новгород шәһәрендә "Торпедо" командасына каршы үткәрәчәк. Уен 5 ноябрь 17:00 сәгатьтә башлана.

Аннан соң Континенталь хоккей лигасында бер атналык ял көтелә, ул вакытта төрле илләр җыелма командалары арасында ярышлар барачак. "Ак Барс"тан Карьяла Кубогына ярышта Россиянең хоккей җыелма командасына Андрей Педан, Швеция командасына Антон Ландер һәм Чехлар составына Иржи Секач чакырылды.

Шулай ук, Роман Абросимов белән Дмитрий Юдин Россиянең хоккей җыелма командасына чакырылды, алар Германия Кубогы өчен көрәшәчәк.

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев