Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс” уенчысы 100нче уенында алка кертте һәм командасына җиңәргә ярдәм итте

“Ак Барс” хоккей командасы Түбән Новгородтан җиңү белән кайта.

Бүген Түбән Новгород шәһәрендә үткән уенда “Ак барс” хоккей командасы “Торпедо”дан өстенрәк булып чыкты. “Ак Барс” 3:4 исәбе белән җиңде.

Андрей Марков Континенталь хоккей лигасының даими чемпионатларында 100нче уенын үткәрде һәм шундый үзенчәлекле юбилейда ул бозга “Ак Барс” капитаны буларак чыкты. (“Ак Барс” командасы капитаны Александр Свитов җәрәхәтләнү сәбәпле, уеннарга капитан буларак Данис Зарипов чыга иде, бу уенда Зарипов катнашмады). Ул, алка кертеп, 100нче уенында үзенә бүләк тә ясады.

Ун ел “Торпедо”да уйнап, узган сезон башында гына “Ак Барс” командасына күчеп килгән Алексей Потапов уен барышында туган хоккей клубы капкасына алка кертә алды.

Шулай ук, биш ел “Ак Барс”та уйнаган Михаил Варнаков “Торпедо” командасы составында капитан буларак чыгыш ясады.

Беренче период. Уенның ундүртенче минутында “Торпедо” хоккечысы Никита Сетдиков беренче алканы кертте (1:0). Унтугызынчы минутта Алексей Потапов, “Ак Барс” өчен алка кертеп, исәпне тигезләштерде (1:1).

Икенче период. Бишенче минутта “Торпедо” сакчысы Денис Баранцев алка кертте (2:1). Унөченче минутта, “Торпедо” күпчелектә уйнаганда, Даниил Ильин исәпне үзгәртте (3:1).

Өченче период. Бишенче минутта “Ак Барс” сакчысы Андрей Марков алка кертте (3:2). Ундүртенче минутта Александр Бурмистров “Ак Барс” өчен тагын бер алка кертте (3:3). Унсигезенче минутта Станислав Галиев капкачы белән бергә-бер чыкты, һәм бу мизгелдә көндәш команда уенчысы Галиевның аягын чалды, шул исәптән “Ак Барс” өчен буллит бәрү мөмкинлеге барлыкка килде. Кызганыч, Галиев, буллит бәреп, алка кертә алмады.

Очрашуның төп вакытында кертелгән алкалар саны тигез булу сәбәпле өстәмә вакыт – овертайм бирелде. Өстәмә вакыт башында ук “Ак Барс”лылар күпчелектә уйнау бәхетенә иреште һәм Артём Лукоянов җиңүгә китергән алканы кертте (3:4).

Командалар составы:
“Ак Барс”:
Гарипов (Подъяпольский);
Секач – Ландер – Азеведо, Юдин – Постма;
Ткачев – Попов – Галиев, Яруллин – Марков;
Лукоянов – Михеев – Потапов, Батыршин – Лямкин;
Глухов – Бурмистров – Клинкхаммер.
“Торпедо”:
Тихомиров (Костин);
Паршин – Миле – Җәфәров, Баранцев – Орлов;
Саболич – Ильин – Варнаков, Хольм – Боди;
Веряев – Ураков – Кейлоф, Сергиенко – Волченков;
Марковин – Макаренко – Сетдиков, Коробов – Стальнов.

Киләсе уенны “Ак барс” Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда үткәрәчәк. “Ак Барс” – “Слован” матчы 13 ноябрь 19:00 сәгатьтә башлана.

/tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев