Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс»ның уены: 100 нче очко куаныч китермәде

Континенталь хоккей лигасы даими чемпионаты кысаларында «Татнефть Арена» боз сараенда Новосибирскиның «Сибирь» хоккейчылары белән очрашудан соң «Ак Барс»ның очколар саны 100гә тулды. Әмма очколар «юбилее» боз сараена җыелган тамашачыларга да, командага да сөенечле мизгелләр бүләк итә алмады. «Ак Барс» оттырды: өстәмә билгеләнгән вакытта кунаклар җиңү китергән алка кертә алды -...

Континенталь хоккей лигасы даими чемпионаты кысаларында «Татнефть Арена» боз сараенда Новосибирскиның «Сибирь» хоккейчылары белән очрашудан соң «Ак Барс»ның очколар саны 100гә тулды. Әмма очколар «юбилее» боз сараена җыелган тамашачыларга да, командага да сөенечле мизгелләр бүләк итә алмады. «Ак Барс» оттырды: өстәмә билгеләнгән вакытта кунаклар җиңү китергән алка кертә алды - 1:2.

КХЛ. Даими чемпионат. «Ак Барс» (Казан) - «Сибирь» (Новосибирск) - 1:2 (0:0, 1:0, 0:1, 0:1).

Алкаларны керттеләр: Варнаков (Малыхин, Обухов, 25.14), Игнатович (Бойчак, Наумов, 47.54, күплектә, Миловзоров (Окулов, 64.50).
Капкачылар: Гарипов-Тэйлор.

Исәпне беренче булып боз хуҗалары ачты - уңышка яңа капитан Михаил Варнаков иреште. Матчның өченче периодында Эмиль Гарипов саклаган капкага да алка кертелде - кунаклар күплектә уйнаудан оста файдаланды. Матчның төп вакытында ике команданың да гол кертерлек мөмкинлекләре булса да, исәп үзгәрешсез калды. Ә өстәмә билгеләнгән вакыт төгәлләнергә 10 секунд калып барганда «Сибирь» хоккейчылары остарак булып чыкты - Эмиль Гарипов саклаган капкага хәлиткеч алканы 2014 елда «Ак Барс»та уйнау тәҗрибәсе булган Егор Миловзоров кертте.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев