Җиңүче Рика Кихира 233,12 балл җыйган. Өченче урында Россия спортчысы - Елизавета Туктамышева (215,32).
2018 елгы Олимпия уеннары чемпионы, Россия фигуралы шуучысы Алинә Заһитова Ванкуверда (Канада) Гран-при финалында япон спортчысы Рика Кихираны уздырып, икенче урын яулады. Бу хакта Россиянең Тимераякта фигуралы шуу федерациясе сайтында хәбәр ителә.
Алинә кыска һәм ирекле программада барлыгы 226,53 балл җыйды. “Ирекле программада шууымнан канәгать түгел. Анда чиста шуарга кирәк – хәзерге вакытта бу минем максат. Һәрчак беренче буласы килә, әмма һәрчак алай булмасын аңлыйм”, - диде Алин Заһитова үз чыгышын шәрехләп.
Фото: скриншот видео https://fsrussia.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз