Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Алинә Заһитова спорттан китәргә теләве турында әйтә

Алинә Заһитова спорттан берничә мәртәбә китәргә теләве турында Glamour журналы оештырган матбугат конференциясендә сөйләгән.

Бу хакта Sport24 мәгълүмат сайты яза. Алинә фигуралы шууны 7 тапкыр ташларга теләгән икән. Моңа кадәр әти-әнисе бу фикердән кире кайтарса, аннары спорт белән шөгыльләнүен дәвам итәргә кирәклеген үзе хәл иткән.

“Мин җиде тапкыр фигуралы шууны ташларга теләдем. Башта мине әти-әни туктатты, ә аннары бу спорт төрен бик яратуымны һәм шөгыльләнергә теләгәнемне үзем аңладым.

Хәзер мин ул вакытта бала буганымны аңлыйм. Минем барлык балалар кебек юләрләнәсем килгән, мйданчыкларда уйнарга , шул ук шугалакка дуслар белән барырга теләгәнмен. Әмма фигуралы шууның минем өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын җиденче тапкыр ташларга җыенганнан соң гына аңладым һәм аны бүтән ташламадым”, дип сөйләгән Алинә Заһитова.

 

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X