Теләче Информ

Алинә Заһитованың "мөселман булуым белән горурланам" дигән сүзләре интернетта шау-шу тудырды

Социаль челтәрләрдә һәм төрле сайтларда Заһитованың мөселман булуы турында сүзләрен ошатмадылар.

21 июль Мәскәүдә узган Сабантуйда Олимпия чемпионы Алинә Заһитова да катнашып, "Мин мондый яхшы бәйрәмдә катнашуыма шатмын. Мин мөселман булуым белән горурланам. Татар милләтенең көчле булуын беркайчан да онытмаска кирәк", дип белдерде.

Спортчының әлеге белдерүе интернетта шактый зур ызгыш чыгарды. Социаль челтәрләрдә, спорт темасына багышланган сайтларда Заһитованың әлеге сүзләрен ошатмаучылар күпләп тискәре комментар калдыра.

Реклама

 

Фото: скриншот

https://www.azatliq.org

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: