Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

"Барселона" футболчысы "Рубин"га күчәргә мөмкин

Казанның "Рубин" футбол клубында Россия чемпионатында лимит барлыгын тәмам оныттылар бугай - Камерун уенчысы сатып алырга җыеналар, ди. Испаниянең данлыклы "Барселона" командасы ярымсакчысы, 28 яшьлек Алекс Сонг "Рубин"га күченергә мөмкин. Дөрес, әлеге уенчы "Барселона"ныкы саналса да, соңгы вакытта Англиянең "Вест Хэм Юнайтед" клубында арендада булды. Камерун уенчысының "Барселона"га күчкәнче Лондонның...

Казанның "Рубин" футбол клубында Россия чемпионатында лимит барлыгын тәмам оныттылар бугай - Камерун уенчысы сатып алырга җыеналар, ди.

Испаниянең данлыклы "Барселона" командасы ярымсакчысы, 28 яшьлек Алекс Сонг "Рубин"га күченергә мөмкин. Дөрес, әлеге уенчы "Барселона"ныкы саналса да, соңгы вакытта Англиянең "Вест Хэм Юнайтед" клубында арендада булды.

Камерун уенчысының "Барселона"га күчкәнче Лондонның "Арсенал" командасында уйнавы да мәгълүм. Кайбер мәгълүматларга ышансаң, аның "Рубин" белән килешү төзүе хакында якын арада рәсми рәвештә хәбәр ителәчәк, имеш.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев