Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Бүген «Ак Барс» һәм «Нефтяник» командалары сезон алдыннан хәйрия матчы уздыра

Билетлар сатудан җыелган акча Әлмәт клубы җанатарларын дәвалауга тотылачак.

Бүген, 2 августта, «Ак Барс» һәм «Нефтяник» хоккей командалары сезон алды матчын уздырачак. Әлмәттә «Юбилейный» Спорт сарае бозындагы хәйрия матчы 18:00 сәгатьтә башлана. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Матч алдыннан «Ак Барс» хоккейчылары Түбән Мактама бистәсе тирәсендә «Татнефть» ҖАҖнең Әлмәттәге автозаправка станциясен, шулай ук «Нефтяник» хоккей әзерләү үзәген төзекләндерүдән соң ачылган бораулау җайланмасында булачак.

«Ак Барс» һәм «Нефтяник» командаларының традицион сезон алды матчы хәйрия чарасы булачак. Билетлар сатудан җыелган барлык акчалар да Әлмәт клубы җанатарларын дәвалауга тотылачак. Шулай ук матчта хәйрия аукционы да узачак, аның лотлары уенчыларның автографлары төшерелгән командаларның уен свитерлары булачак.

 

Уен башланыр алдыннан «Юбилейный» Спорт сарае фойесында җанатарлар өчен интерактив программа һәм шулай ук «Ак Барс» уенчылары Данис Зарипов, Джастин Азеведо һәм Артем Лукоянов белән автограф–сессия узачак.

Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X