Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Дөнья чемпионаты матчында Россия хоккейчылары Чехия командасын җиңде

Россия командасы 9 очко җыеп, команда В төркемендә беренче урынга чыкты.

Россия җыелма командасы хоккейчылары Словакиядә уза торган дөнья чемпионатының өченче турында Чехия командасын җиңде. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

Братиславада узган очрашу нәтиҗәсе россиялеләр файдасына - 3:0 (1:0, 1:0, 1:0) булды. Голларны Сергей Андронов, Никита Гусев һәм Никита Зайцев (буш капкага) кертте.

Бу россиялеләрнең өченче җиңүе. 9 очко җыеп, команда В төркемендә беренче урынга чыкты. Киләсе матч Италия командасына каршы булачак. Уен 15 майда Мәскәү вакыты белән 21 сәгать 15 минутта башлана.

Россия командасы төркем этабында Латвия, Швейцария һәм Швеция хоккейчылары белән очрашачак. 

 

Турнирда ике төркем, һәрберсендә сигез җыелма команда бар. Шулай итеп дөнья чемпионатында барысы 16 команда катнаша. Плей-оффка аларның һәр төркемнән иң яхшы дүрт команда чыга.

Дөнья чемпионаты 26 майда тәмамлана.

Фото: https://pixabay.com | OpenClipart-Vectors

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев