Реклама
Биредә бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар белән бергә өй шартларында физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү һәм чемпионнар белән шәхсән аралашу мөмкинлеге булачак.
Бу көннәрдә өйдә калучыларга ярдәм итү һәм берләштерү өчен, Россия Спорт министрлыгы социаль челтәрләрдә башлап җибәргән «Спорт - тормыш нормасы» чарасына Татарстан Республикасының спорт җәмәгатьчелеге дә кушыла. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итте.
«Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында республиканың спорт федерацияләре җитәкчеләре инициативасы белән «Демография» милли проектының татар вәкилләре, шул исәптән башка төбәкләрдә һәм илләрдә яшәүче, массакүләм күнегүләр сериясен турыдан-туры эфирда үткәрәчәк.
Шәхси Instagram-аккаунтларда live режимында бөтен дөньядан татарлар дәресләр уздырачак:
Live-күнегүләргә ике континентта урнашкан Сан-Франциско, Мәскәү, Красноярск, Казан, Уфа, Кукмара, шулай ук республиканың башка шәһәрләре һәм районнары кушылачак.
Һәр тренировка 1 сәгать чамасы барачак; аның зур өлеше турыдан-туры спорт күнегүләренә багышлана, шулай ук онлайн-дәресләрне алып баручылар тамашачылар эфирына сайлап алына, алар белән аралашачаклар һәм аларның сорауларына реаль вакыт режимында җавап бирәчәкләр.
Фото: архив/Салават Камалетдинов
Чыганак: tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз