Реклама
Сезон алды турниры Нур-Солтанда 7 августта башлана.
«Ак Барс»ның капкачысы Эмиль Гарипов команда белән бергә Казахстан Президенты Кубогына сезон алды турнирына китә. Хоккейчы имгәнү сәбәпле ярты ел уйнамады.
«Бозга чыгаммы-юкмы, әйтә алмыйм, моны тренер хәл итәчәк. Хәзер хәлемне начар дип бәялим. Мин алты ай буе спортта катнаша алмадым, әлегә кондициягә керәм. Эшләгән күнегүләрне искә төшерергә тырышам, озак вакыт үтте бит», - диде Гарипов.
Фото: архив/Ильнар Тухбатов
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз