Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Грасияның соңгы атнасы: «Рубин»ны Бердыев командасы хур итте...

Дилбегәне испан тренеры Хавьер Грасия үз кулына алганнан бирле «Рубин» футболчыларын өч кенә команда ике туп аермасы белән җиңә алды: ике тапкыр - «Зенит», үз кырында «Терек» һәм, ниһаять, «Ростов». Ләкин бу һич кенә дә «Рубин»ның көчле булуын күрсәтә торган саннар түгел. Сүз уңаеннан гына искә төшерүем. Иң төп күрсәткеч...

Дилбегәне испан тренеры Хавьер Грасия үз кулына алганнан бирле «Рубин» футболчыларын өч кенә команда ике туп аермасы белән җиңә алды: ике тапкыр - «Зенит», үз кырында «Терек» һәм, ниһаять, «Ростов». Ләкин бу һич кенә дә «Рубин»ның көчле булуын күрсәтә торган саннар түгел. Сүз уңаеннан гына искә төшерүем. Иң төп күрсәткеч - финишка ике тур кала урнашкан урнашкан урыныбыз - турнир таблицасындагы тугызынчы баскыч һәм шул урынга тамыр җәяргә булышкан 11 тапкыр оттыру. Ростов-Дондагы кичәге җиңелү иң ачы хисләр «бүләк итте»...


Футбол. Россия чемпионаты. 28 нче тур. «Ростов» (Ростов-Дон) - «Рубин» (Казан) - 4:2 (2:0).

Голлар: Азмун (8, 51), Полоз (19), Нобоа (73); М'Вила (75), Канунников (87).


КЫЗЫГЫ БЕТТЕ


Кемгә ничектер, Россия чемпионатының быелгы сезоны төгәлләнергә өч тур кала ук Мәскәүнең «Спартак» командасы чемпион исемен яулагач, минем өчен быелга илдәге футболның кызыгы бетте: «Спартак» 16 ел вакыт узганнан соң чемпион исемен үзенә кайтарды, ЦСКА белән «Зенит»ның кайсына «көмеш» эләгәсе әлегә билгеле булмаса да, ахыр чиктә медаль ияләре дә ачыкланды, ә «Рубин» абруен югалтмас өчен генә көрәш алып бара...


Шуңа да күңел сезонның тизрәк төгәлләнүен генә көтә. Нидер булыр кебек! Үч иткәндәй, «Ростов»ка каршы уен алдыннан имеш-мимешләр дә баш калкытты. Хак булса, «Рубин»ның спонсоры - ТАИФ компаниясе, элеккеге баш тренер Корбан Бердыевны кире кайтарырга маташа, ди. Хавьер Грасияның язмышы хәл ителгән, имеш - зур проектлар төзергә килгән испан тренеры Казанда соңгы атнасын яши, диләр.


...Корбан Бердыев «Ростов»та вице-президент вазифасын башкара, баш тренер булып Иван Данильянц исәпләнә, ә уен вакытында без уенчылар белән Дмитрий Кириченконың идарә итүен күрәбез. Шулай да «Ростов»ның бүгенге уены белән Корбан Бердыев җитәкчелек итүен берәү дә кире какмый. Шулай да әлеге штаб «Ростов»та озак тоткарланмас кебек.


- Тренерлар штабының «Ростов»та калуы нәтиҗәгә бәйле түгел. Клубтагы проблемалар кала бирә. Финанс тотрыксызлыгы, иртәге көнне уйлап эшләнгән үсеш программасы булмау - шундыйлардан. Ә Корбан Бердыев - максималист, җитди эшләргә, киләчәкне кайгыртырга күнеккән, - диде баш тренер Иван Данильянц «Рубин»га каршы уеннан соң. - Шуңа да безнең «Ростов»тагы киләчәк финанс һәм инфраструктурага бәйле булачак.


Бердыевның «Ростов» белән бәйле эшләре икенче мәсьәлә. Ә «Рубин» Хавьер Грасияны вакытыннан алда иленә озатса, ни югалта? Билгеле инде, зур суммадагы акча. Әлеге карарны кабул итәргә менә шул компенсация дигәннәре комачау итәргә дә мөмкин. «Спорт-экспресс» басмасы китергән мәгълүматлар буенча, Хавьер Грасия белән гамәлдәге килешү өзелсә, «Рубин» остазга 10 миллион евро акча түләргә тиеш булачак.


Ә ул арада бер сезоннан да азрак вакыт эчендә «Спартак»ны чемпион иткән италияле Массимо Каррера: «Кулдан килгәнне эшләдем. Шуның өчен хезмәт хакы түлиләр бит», - дип әйтеп куйды.


Бер танышым әйтмешли, Хавьер Грасияны авыл мәктәпләренең берсенә «физрук» итеп озатып, «Рубин»ны тренерсыз уйнатсак, нәтиҗәсе яхшырак булмас микән?


БЕРДЫЕВНЫ БЕЛӘМ


«Ростов»ның бүгенге уңышлары «Рубин» белән 12 ел җитәкчелек иткән Корбан Бердыев исеменә бәйле булуын беләм. Ләкин минем өчен төп мотивация - өченче матчта рәттән җиңәргә тырышу. Бу уңайдан шау-шу барлыгын аңлыйм. Әгәр дә бу кемгәдер стимул бирә, уенда җиңү яулауга аеруча шат булучылар бар икән, бик яхшы. Безнең максат - калган уеннарда җиңү яулау, турнир таблицасында югарырак баскычка күтәрелү һәм сезонны күтәренке рухта төгәлләү», - дигән иде испан тренеры журналистларга «Ростов»ка юлга кузгалыр алдыннан.


...Уенда җиңүгә шат булучылар җитәрлек булды. Аеруча заманында «Рубин» өчен туп тибүчеләр. «Рубин» командасы капкасына 4 тупның өчесен заманында Казан өчен чыгыш ясаган футболчылар - ике тапкыр Сердар Азмун һәм Кристиан Нобоа кертте.


- Азмун гына түгел, «Рубин» өчен уйнаган барлык уенчылар Нобоа, Навас, Гацкан да әлеге уенга башка төрле кәеф белән чыккандыр, - диде Иван Данильянц. - Бу өстәмә мотивация. Әмма иң мөһиме - үз тамашачыларыбыз алдындагы сезонның соңгы матчында җиңү бүләк итү.


...Казанда әле дә Бердыев чорына дан җырлаучы җанатарлар җитәрлек. Чөнки «Рубин»ны Хавьер Грасиның җитәкли башлавы гына Корбан Бердыевны оныттыра алмады. Югыйсә, испан тренерын Казанга зур өметләр баглап чакырып, шәп тренер, дип каршы алганнар иде. 2004-2016 елларда 9 команданы (!) алыштырырга өлгерүен генә искә алучы булмады. Анысы телгә алынмаса да, Хавьер Грасияның тактикасын күз уңында тотып, «испан Бердыевы» диючеләр булды.


- Андый чагыштыру кирәкми, - дигән булды шул вакытта Хавьер Грасия тыйнак булырга тырышып.


Хәзер чагыштырмаслар да инде. Финанс кыенлыгы кичергән Бердыевлы «Ростов» Европа кубогына эләгү өчен көрәшкәндә, акчасын кая куярга белмәгән «Рубин» 9 нчы урынында гына таптана бит. Чагыштыру урынсыз...


ХӨКЕМДАРМЫ? ЮК, ҮЗЕБЕЗ...


«Ростов» командасына каршы уенда оттырганнан соң, «Рубин» командасы баш тренеры Хавьер Грасия матбугат вәкилләре алдында уенга карата үз бәясен бирде.


- Үз мәйданында яхшы чыгыш ясаучы, катлаулы көндәшкә каршы уйнарга барачагыбызны белдек. «Ростов»ка үз мәйданында гол кертүе бик авыр. Без беренче голны офсайдтан керттердек. Аннан соңгы голлар уенны тагын да катлауландырды. Хәзер ЦСКАга каршы уенга әзерләнәбез, - диде Хавьер Грасия. - Сакчылар ялгышымы? Уенның һәр мизгелен анализларга кирәк. Беренче гол вакытында офсайд иде. Калган кайбер голларда да хөкемдарлар дөрес булмаган карарлар кабул итте. Әйтик, хуҗаларның икенче таймдагы голы Ерохинның безнең уенчы - Цакташка каршы кагыйдә бозуыннан соң башланды. Әйе, без дә көндәшкә, шул исәптән Азмунга ирек бирдек. Шул ук вакытта хөкемдар да «Ростов»ка ирекне арттырды.


- Юк, хөкемдарларга дәгъва була алмый, - диде үз чиратында «Рубин» һөҗүмчесе Максим Канунников. - Безне лаеклы рәвештә җиңделәр. Безнең голлар - исәп 4:0 булганда «Ростов»ның үз иркенә уйнап йөрүе нәтиҗәсендә генә туды. «Ростов» уенчылары алдында без тукмалучы малайлар кебек идек.


...Алдагы турда да «тукмамаслар», дип әйтеп булмый: 17 майда Казанга Чемпионнар лигасына эләгү өчен көрәш алып бара торган ЦСКА командасы килә. Әлеге матчка 30 меңләп тамашачы җыю турында сүз бара. «Рубин»ны кабат «тукмый» башласалар, иманым камил, әлеге тамашачылар арасында Бердыевны искә алып кычкыручылар да булачак.

Фәрит САЛИХОВ

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев