Җиңү өчен гол җитмәде – «Ак Барс» уенчысы Владимир Ткачев
. «Ак Барс» командасының «Салават Юлаев»ка оттыруында (0:1) Казан уенчыларының тиешенчә әзерләнмәве сәбәп түгел. Команда һөҗүмчесе Владимир Ткачев уеннан соң шундый фикер җиткерде. «Әзерлек ягыннан проблема булмады. Җиңү өчен гол кертү җитмәде. Көндәшләрнең капкачысы яхшы уйнады, ә без кертә алмадык. Бу ялгышларны төзәтергә кирәк», - диде Владимир Ткачев. Сүз уңаеннан,...
. «Ак Барс» командасының «Салават Юлаев»ка оттыруында (0:1) Казан уенчыларының тиешенчә әзерләнмәве сәбәп түгел. Команда һөҗүмчесе Владимир Ткачев уеннан соң шундый фикер җиткерде.
«Әзерлек ягыннан проблема булмады. Җиңү өчен гол кертү җитмәде. Көндәшләрнең капкачысы яхшы уйнады, ә без кертә алмадык. Бу ялгышларны төзәтергә кирәк», - диде Владимир Ткачев.
Сүз уңаеннан, бер атна элек «Ак Барс» әлеге көндәшен Уфа бозында 5:0 исәбе белән откан иде.
«Ике уен арасындагы аерма нидәме? Мөмкинлекләрдән файдалануда. Бүген без алардан файдалана алмадык», - диде Ткачев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев