2019 елда Казанда триатлон спринты буенча Европа чемпионаты уздырылачак.
Бүген Татарстан башкаласында, елдагыча, триатлон ярышлары узды. 350гә якын кеше 750 метрга йөзде, 20 км араны велоспидета һәм биш километрны йөгереп узды.
Триатлонга - йөзү, йөгерү һәм велосипед узышлары керә. Гадәттә мондый ярышларга 15 яшьтән өлкәнрәк балаларга да катнашу рөхсәт ителә. “Ривьера” кунакханәсе яныннан беренче булып балалар старт алды, алар 600 метр араны йөгереп узды.
Бүген стартка 100 бала һәм 250 өлкән кеше чыкты. Әмма өлкәннәрнең барысы да триатлон узышлары финишына килеп җитә алмады. Казансуда йөзеп киткәннән соң, Булат Бәйрәмов, терсәгенә башка бер катнашучы ялгыш кына нык итеп бәрелү сәбәпле, биш минут узуга дистанциядән төшеп калды. Соңыннан хөкемдарлар тагын дүрт катнашучыны агрессив йөзү стиле өчен яки хәлләре бетү сәбәпле, вакытыннан алда ярыштан чыгардылар.
750 метр араны йөзеп үткәннән соң, спортчылар велосипедларга утырды. Өченче һәм хәл итүче этап булып, Сибгат Хәким урамыннан “Казан” гаилә үзәгенә таба биш километр араны – 2,5 чакрымлы ике боҗра йөгереп узу булды.
Россиядә триатлон ярышларына нигез салучы, ярышларның баш хөкемдары Вячеслав Вычужанин, йомгаклап, үз фикерләрен җиткерде: “Татарстан башкаласында бик яхшы мохит, искиткеч һава торышы. Киләчәктә бу стартлар Казаннан читкә чыгар һәм монда югары дәрәҗәдәге спортчыларны күрербез, дип уйлыйм. Ләкин моның өчен приз фонды кирәк. Җиңүчеләр Евграфов, Васильев һәм Круглов – һәвәскәрләр. Шулай да алар яхшы нәтиҗәләр күрсәтте”, - дип сөйләде ул “Татар-информга”.
Фото: vk.com/timerman_org
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз