Теләче Информ

Казанда гандбол буенча дөнья чемпионаты башланды

Көн дәвамында Бразилия, Вьетнам, Россия, Испания, Греция, Франция, Дания, Катар, Уругвай, АКШ, Австралия һ.б. илләрнең җыелмалары кырга чыгачак.

Бүген, 24 июльдә, Татарстан башкаласында пляж гандболы буенча VIII дөнья чемпионаты башланды. Бу хакта «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автомном оешмасы медиа Департаменты хәбәр итә.

Ярышлар Спортның пляждагы төрләре үзәгендәге (Сибгат Хәким урамы, 70) мәйданчыкларда уза. Керү – ирекле.

Бүген төркем этабы старт ала. Ярышлар иртәнге 9да өч кортта башланды. Көн дәвамында Бразилия, Вьетнам, Россия, Испания, Греция, Франция, Дания, Катар, Уругвай, АКШ, Австралия һ.б. илләрнең җыелма командалары кырга чыгачак. Турнирда барлыгы 32 ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары катнаша.

Реклама

Моңа кадәр Халыкара гандбол федерациясе (IHF) вице-президенты Жоэль Дельпланк пляж гандболы буенча дөнья чемпионатына багышланган матбугат конференциясендә Татарстан башкаласындагы турнир югары дәрәҗәдә узачак дип белдергән иде.

Фото: https://pixabay.com | rovin

https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: