Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казанның «Ак Барс» командасы Казахстан башкаласында турнирда өченче урын алган

17 августта Түбән Камада «Ак Барс» белән «Нефтехимик» контроль матч үткәрәчәк.

Нур-Солтанда Казахстан Республикасы Президенты призына сезон алды турнирының соңгы турында Казанның «Ак Барс» командасы 3:4 исәбе белән «Автомобилист» командасына оттырды.

Турнирның тәмамланганда соңгы матчның нәтиҗәләренә карамастан, беренче урын Нур-Солтанның «Барыс» командасына булуы ачык иде.

 

Кичке матчта «Барыс» белән «Салават Юлаев» командалары уйнады. Бүген «Ак Барс» командасы Казанга кайтты. 17 августта Түбән Камада «Ак Барс» белән «Нефтехимик» контроль матч үткәрәчәк. Бу атнада якташлар Нур-Солтанда турнирда очрашкан иде. Анда 5:1 исәбе белән казанлылар җиңде.

Фото: архив tatar-inform

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев