Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

"Локомотив" – "Рубин" матчын туры эфирда карап булачак

3 апрельдә Казанның "Рубин" футболчылары Мәскәүдә "Локомотив" командасы белән очраша. Әлеге матч туры эфирда трансляцияләнәчәк. "Матч ТВ" телеканалы үз тарихында беренче тапкыр Россия футбол чемпионатының бер турындагы 5 матчын туры эфирга чыгарырга җыена. Алар арасында Казан командасының да уены бар. "Матч ТВ" аша күрсәтеләчәк матчлар вакыты: 2 апрель: "Терек" -...

3 апрельдә Казанның "Рубин" футболчылары Мәскәүдә "Локомотив" командасы белән очраша. Әлеге матч туры эфирда трансляцияләнәчәк.

"Матч ТВ" телеканалы үз тарихында беренче тапкыр Россия футбол чемпионатының бер турындагы 5 матчын туры эфирга чыгарырга җыена. Алар арасында Казан командасының да уены бар.

"Матч ТВ" аша күрсәтеләчәк матчлар вакыты:

2 апрель:

"Терек" - "Анжи", 14:15
"Ростов" - "Спартак", 19:15.

3 апрель:

"Локомотив" - "Рубин", 16:55
"Зенит" - ЦСКА, 19:00.

4 апрель:

"Динамо" - "Краснодар", 19:15.

Сүз уңаеннан: "Локомотив" - "Рубин" матчын 33 яшьлек Виталий Мешков җитәкчелегендәге арбитрлар бригадасы хөкем итәчәк. Әлеге хөкемдар "Рубин"ның 8 матчын хөкем иткәне бар: аларда казанлылар 5 тапкыр җиңүгә иреште, ике тапкыр оттырды, ә бер уен тигез исәпкә төгәлләнде.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев