Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Поповның 100нче алкасы “Ак Барс”ка “Салават Юлаев”ны җиңәргә ярдәм итте

Узган очрашуда “Ак Барс” җиңде, шул сәбәпле бу уенда “Салават Юлаев”тан күчтәнәчкә чәк-чәк кабул итте.

Бүген Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда “Ак Барс” хоккей командасы Уфаның “Салават Юлаев”ына каршы уйнады. Матч “Ак Барс”ның җиңүе белән төгәлләнде. Исәп – 3:1.

Уен, Керчь шәһәрендә булган фаҗигале хәл уңаеннан бер минут тынлык белән башланды. Татарстан һәм Башкортстан хоккей командалары җанатарлары да Керчь халкының тирән кайгыларын уртаклашуларын белдергән плакатлар әзерләп килгәннәр.

“Ак Барс” – “Салават Юлаев” матчлары халыкта Яшел дерби исемен йөртә. Бу исем ике команданың уен формасында яшел төсләр булуы белән бәйле. Ике күрше республика командалары каршылыгы җанатарлар арасында аеруча кызыксыну уята. Хәтта узган уенда (14 сентябрь) “Ак Барс” һәм “Салават Юлаев” командаларының Твиттер социаль челтәрен алып баручылар чәк-чәккә бәхәсләшкән иделәр. Җҗиңелгән команда җиңүчегә чәк-чәк бирә. Узган очрашуда “Ак Барс” җиңде һәм шул сәбәпле бу уенга “Салават Юлаев”тан күчтәнәчкә чәк-чәк кабул итте.

Бу уенны карарга дип, Казанның “Рубин” футбол командасы уенчылары Сослан Джанаев һәм Сердар Азмун да килгәннәр.

Шулай ук, кызыклы факт – ике команда составында да бертөрле исемле һәм фамилияле уенчылар бар – Владимир Ткачев (“Ак Барс”ныкы 55нче номерлы, “Салават Юлаев”ныкы – 19). Бу уенчыларның хәтта туган көннәре дә туры килә (5 октябрь).

Беренче период. Унсигезенче минутта “Салават Юлаев” һөҗүмчесе Антон Бурдасов алка кертте (0:1). Ярты минут эчендә “Ак Барс” хоккейчысы Пол Постма үзенең кертелгән алкасы белән исәпне тигезләштерде (1:1).

 

Икенче период. Дүртенче минутта Иржи Секач бәрүе ярдәмендә Антон Ландер, алка кертеп, “Ак Барс” командасын алга чыгарды (2:1). Алтынчы минутта, күпчелектә уйнап, “Ак Барс” һөҗүмчесе Андрей Попов гол кертте (3:1). Аның

Континенталь хоккей лигасының регуляр чемпионатларында кертелгән алкалар саны 100гә тулды. Моннан соң “Салават Юлаев” командасы капкачысын алмаштырырга булды, Метсола урынына бозга Кареев чыкты. Икенче период ахырында ике команда тарафыннан да кагыйдә бозулар күп булды, ләкин башка алка кертүләр булмады.

Өченче период. Соңгы егерме минутлык алкасыз үтте.

Командалар составы:
"Ак Барс":
Гарипов (Подъяпольский);
Секач – Ландер – Азеведо, Юдин – Постма;
Зарипов – Попов – Ткачев, Батыршин – Абросимов;
Лукоянов – Михеев – Потапов, Яруллин – Марков;
Клинкхаммер – Бурмистров – Глухов (Кара).

"Салават Юлаев":
Метсола (Кареев);
Умарк – Кемппайнен – Хартикайнен, Панин – Ларсен;
Ткачев – Хохряков – Бурдасов, Семёнов – Сергеев;
Фёдоров – Основин – Кугрышев, Коледов – Назаревич;
Жарков – Кадейкин – Солодухин, Елизаров.

Киләсе уенны “Ак Барс” Новосибирск шәһәрендә “Сибирь” командасына каршы үткәрәчәк. Уен 22 октябрь 15:30 сәгатьтә башлана.

Фото: Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев