Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Раил Нургалиев Сабан туенда төп призны жирәбәгә уйнатуга дәгъва белдерде

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров җитәкчелегендә уйнаткан жирәбә буенча төп приз Лениз Абдуллинга бирелде.

Новосибирскидагы Федераль Сабан туенда баш батыр калган Раил Нургалиев төп приз - "Фольксваген Поло" автомобилен жирәбәгә уйнату белән ризасызлыгын белдерде. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә әйтте. 

Раил Нургалиев, көндәшләрен җиңеп, абсолют батыр калды. Төп приз - "Фольксваген Поло" автомбилен үз үлчәүләрендә батыр калган көрәшчеләр арасында жирәбәдә уйнаттылар. Төп призны 120 кг үлчәүдә көрәшкән Казан егете Лениз Абдуллин отты. 

"Ошап бетми инде, болай булырга тиеш түгел. Әйтәләр: 60 кг лы көрәшче авыр үлчәүдәге белән көрәшә алмый, диләр. Нишләтәсең инде? Менә минем президент буласым килә. Буламмы соң президент? Булмый бит. Сайланган кеше генә президент, сайланган батыр гына батыр була. Машинаны аннан алу дөрес түгел", - диде ул.

Раил Нургалиев шул ук вакытта жирәбәнең нәтиҗәсеннән канәгать булуын әйтте. "Әйбәт булды Татарстан егетенең отуы. Шунысы шатландыра".

Раил Нургалиев фикеренчә, ул төп призны жирәбәгә уйнатуга һәрвакыт каршы булачагын әйтте. "Яки ике машина куйсыннар, 80 гә кадәр берсен, яки берне дә куймасыннар. Тәкә генә куйсыннар, әмма тәкәгә беркем дә көрәшеп йөрмәячәк. Чөнки башка спорт төрләренә акча тыгалар, ә көрәшкә тыкмыйлар", - диде ул.

 

Баш батырга тәгаенләнгән призны төрле үлчәүдәге батырлар арасында жирәбәгә уйнату традициясе былтыр Чувашиядә узган федераль Сабан туенда башланды. "Ә нигә элекке бабайлар шулай билгеләмәгән соң? Мин моңа һәрвакыт каршы", - диде Раил Нургалиев.


Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X