Краснодарда, яңа ачылган стадионда, үткән матч кунакларның җиңүе белән төгәлләнде - 3:4.
Футбол. Иптәшләрчә очрашу. Россия - Коста-Рика - 3:4 (1:3).
0:1 - Асофейфа, 22
0:2 - Руис, 29
1:2 - Самедов, 31
1:3 - Березуцкий, 45 (автогол)
2:3 - Дзюба, 48
3:3 - Дзюба, 61,
3:4 - Кэмпбелл, 90 (пенальти).
Россия җыелмасының составы: Джанаев, Кутепов, Березуцкий, Смольников, Петров, Газинский, Зобнин, Ерохин (Жирков, 82), Самедов (Оздоев, 88), Шатов (Полоз, 56), Дзюба (Канунников, 89).
Шунысын да әйтергә кирәк: командага баш тренер вазифасына Станислав Черчесов билгеләнгәннән соң Россия җыелмасы 3 матч уздырды һәм беренче тапкыр җиңелде.
Сүз уңаеннан: җыелмага чакыру алган "Рубин" футболчылары Магомед Оздоев белән Максим Канунников әлеге очрашу төгәлләнергә берничә минут калгач кына уенга чыкты.
Нет комментариев