Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Россия хоккейчылары, футбол стадионында уйнап, җиңүгә иреште һәм рекорд куйды

Россиянең хоккей җыелма командалары Люцерна һәм Беренче канал Кубокларын яулап алды.

13-16 декабрь көннәрендә Континенталь хоккей лигасында командалар ял итте, ә төрле илләр җыелма командалары арасында ярышлар булды.

Бу ярышларда Россиянең хоккей җыелма командалары Швейцариядә Люцерна һәм Росcиядә Беренче канал Кубокларын яулап алдылар. Бүген Беренче канал Кубогы кысаларында Россия-Финляндия уены Санкт-Петербургның футбол стадионында узды.

16 декабрь Санкт-Петербург шәһәренең “Газпром Арена” футбол стадионында үткәрелгән Россия һәм Финляндия хоккей җыелма командалары арасындагы уен тарихи матч булды. Бу уенга сиксән бер мең тамашачы килгән, бу Россия хоккее өчен рекорд.

  • Моңа хәтле иң күп тамашачылар җыйган уен 1957 елда Россиядә үткәрелгән Дөнья Чемпионатында булган (илле биш мең кеше).

Бу тарихи матч бөек хоккейчы Анатолий Тарасовның 100 еллыгына багышланган иде, беренче булып алканы бозга, символик рәвештә, хоккейчының кызы Татьяна Тарасова һәм Россиянең хоккей Федерациясе президенты Владислав Третьяк аттылар.

 

Россия-Финляндия матчы 5:0 исәбе белән төгәлләнде, шулай итеп, Россиянең хоккей җыелма командасы Беренче канал Кубогын яулап алды. Бу ярышның үткән уеннарында Россия хоккейчылары Швеция һәм Чехия командаларын да җиңде.

Беренче канал Кубогы өчен Россиянең хоккей җыелма командасында Казанның “Ак Барс” командасыннан Андрей Педан катнашты. Шулай ук, бу ярышта күп еллар “Ак Барс” өчен уйнаган хәзерге “СКА” хоккейчысы, Әлмәт хоккей мәктәбе шәкерте Василий Токранов Россиянең җыелма командасы өчен үзенең беренче алкасын кертте.

Люцерна Кубогын җиңгән Россия хоккей җыелма командасында да Татарстанның хоккей командалары уенчылары бар иде: “Ак Барс”тан капкачы Владислав Подъяпольский, сакчы Роман Абросимов һәм “Нефтехимик”тан Дамир Шәрипҗанов.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X