Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Россиянең IV җәйге яшьләр Спартакиадасында Казан каратистлары көмеш һәм бронза алды

Татарстан хәзерге вакытта гомумкоманда зачетында 9нчы урынны тота.

Татарстан спортчылары Россиянең IV җәйге яшьләр Спартакиадасы финал этабында катнашты.
Каратэ буенча финал этабы 21 июльдә Пензада узды.

Татарстан җыелмасына көмеш медальне Шишканова Алина 61 килограммга кадәрге һәм Данилов Даниил 67 килограммга кадәрге категориядә яулады. Фатыйхов Рөстәм 84 килограммга кадәрге категориядә бронза бүләк иясе булды.

Шулай ук, Татарстанның спортчысы Володина Ульяна 55 килограммга кадәрге категориядә 5нче урынга лаек булды. Уңышлы чыгышлары белән сөендергән әлеге каратистлар “Ак Бүре” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә Татарстан каратэ федерациясе президенты (WKF) Искәндәр Шагинда шөгыльләнәләр.

Искәртеп үтик, Россия IV җәйге яшьләр Спартакиадасы Россия Федерациясенең 13 субъектында 8 майдан 22 августка кадәр бара.

  • Ярышлар спортның 44 төре буенча уза.

Татарстан хәзерге вакытта гомумкоманда зачетында 9нчы урынны тота. Россия IV җәйге яшьләр Спартакиадасында быел медальләр өчен барлыгы 12 мең спортчы ярыша.

Фото: Федерация каратэ РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев