Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

"Рубин" футбол клубы 25 яшьлек испан уенчысы, ярымсакчы Самуэль Гарсия белән килешү төзеде

"Рубин" футбол клубы 25 яшьлек испан уенчысы, ярымсакчы Самуэль Гарсия белән килешү төзеде. Ул 77 нче сан астында чыгыш ясаячак. - "Рубин"га күченүем - аңлы рәвештә ясалган адым, - диде Самуэль Гарсия. - Тренерлар штабы белән танышмын. Клуб җитәкчелеге, инфраструктура белән дә таныштым. Россия чемпионатында яхшы командалар күп булуын да...

"Рубин" футбол клубы 25 яшьлек испан уенчысы, ярымсакчы Самуэль Гарсия белән килешү төзеде. Ул 77 нче сан астында чыгыш ясаячак.

- "Рубин"га күченүем - аңлы рәвештә ясалган адым, - диде Самуэль Гарсия. - Тренерлар штабы белән танышмын. Клуб җитәкчелеге, инфраструктура белән дә таныштым. Россия чемпионатында яхшы командалар күп булуын да беләм. "Рубин"ның чит мәйданда "Барселона"ны отуы гына да күп әйбер турында сөйли. "Рубин" белән югары үрләргә ирешү өчен көчтән килгәнне эшләячәкмен. Мөмкин кадәр күбрәк туп кертергә, нәтиҗәле пас бирергә, команда өчен уйнарга тырышачакмын. Футбол - команда уены бит ул.

Белешмә өчен: Самуэль Гарсия Санчес 1990 елның 13 июлендә Малагада (Испания) туган. Уң якта уйнаучы ярымсакчы. "Малага" футбол мәктәбе шәкерте. Буй озынлыгы - 179 сантиметр. "Дос Эрманос" (2008-2009), "Альхаурино" (2009-2010), "Атлетико Малагеньо" (2010-2013), "Малага" (2013-2015), "Вильярреал" (2015-2016) командалары өчен чыгыш ясады. Узган сезонда "Вильярреал" командасы өчен 26 матчта уенга чыкты, 3 гол кертте һәм 5 нәтиҗәле пас бирде.

- Без тәҗрибәле, техник яктан оста уенчы белән килешү төзедек, - ди клубның генераль директоры Илгиз Фәхриев. - Ул бергә-бер чыгып алдау осталыгына ия, нәтиҗәле пас бирү сәләте югары һәм үзе дә матур голлар кертә. Хавьер Грасия кул астында "Малага" клубында уйнаганы бар. Димәк, тренерның таләпләрен яхшы белә. Аның тәҗрибәсе "Рубин"га булышыр, дип ышанабыз.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X