Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

"Рубин" футболчылары бүген ЦСКА командасына каршы иптәшләрчә очрашу уздыра

Испаниядә җыеннар уздыручы "Рубин" футбол командасы бүген Болгариянең ЦСКА футболчыларына каршы иптәшләрчә матч уздыра. Уен Мәскәү вакыты белән 14:00 сәгатьтә башлана һәм клубның рәсми каналы аша турыдан-туры трансляцияләнәчәк. Әлеге уен Хавьер Грасия шәкертләре өчен 2017 елдагы беренче сынау булачак. Очрашуны "Рубин" футболчылары күнегүләр алып барган футбол кырында уздырырга булганнар. ЦСКА...

Испаниядә җыеннар уздыручы "Рубин" футбол командасы бүген Болгариянең ЦСКА футболчыларына каршы иптәшләрчә матч уздыра. Уен Мәскәү вакыты белән 14:00 сәгатьтә башлана һәм клубның рәсми каналы аша турыдан-туры трансляцияләнәчәк.

Әлеге уен Хавьер Грасия шәкертләре өчен 2017 елдагы беренче сынау булачак. Очрашуны "Рубин" футболчылары күнегүләр алып барган футбол кырында уздырырга булганнар.

ЦСКА - Болгариянең иң титуллы клубы. 70 елга якын тарихына күз салсак, алар 31 мәртәбә ил чемпионы булып танылган. Моннан тыш 20 мәртәбә ил кубогына ия булулары да мәгълүм.

"Бу этапта күнегүләрне яңадан башлап, эш ритмына ияләнү, уен темпын кабат искә төшерү кирәк. Чөнки алда мөһим уеннар көтә. Аның беренчесе - март башына билгеләнгән Россия кубогы кысаларындагы матч", - дип белдерә "Рубин"ның баш тренеры Хавьер Грасия.

Шунысын да әйтергә кирәк: дүрт көн элек ЦСКА иптәшләрчә очрашуда Мәскәүнең "Локомотив" командасын откан иде - 2:1.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев