Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

"Рубин" клубы яңа баш тренерны тәкъдим итте

"Рубин" футбол командасын алдагы берничә сезонда Испания остазы Хавьер Карлос Грасия җитәклиячәк. Казан клуб Испаниянең 46 яшьлек остазы белән 4 елга килешү төзегән. Остаз бүген Казанга килде, клубның базасы һәм стадионнар белән танышып йөрде. Әлеге тренерның Казанга киләчәге, инде килешү төзү нечкәлекләре хәл ителү турында турында сүзләр берничә көн дәвамында...

"Рубин" футбол командасын алдагы берничә сезонда Испания остазы Хавьер Карлос Грасия җитәклиячәк. Казан клуб Испаниянең 46 яшьлек остазы белән 4 елга килешү төзегән. Остаз бүген Казанга килде, клубның базасы һәм стадионнар белән танышып йөрде.

Әлеге тренерның Казанга киләчәге, инде килешү төзү нечкәлекләре хәл ителү турында турында сүзләр берничә көн дәвамында телдән төшмәсә дә, алай гына да түгел Хавьер Грасиянең баш тренер вазифасына билгеләнүен "Рубин" клубы үзенең Twitter аккаунтында расласа да, клуб җитәкчелеге әлеге хәбәрне рәсми рәвештә игълан итми торды. "Барысы да клубның рәсми сайты аша җиткереләчәк", - дип кенә җавап биргән иде "Рубин"ның генераль директоры Илгиз Фәхриев әле ике көн элек кенә.

Ә ул арада Грасия серне чишеп бетергән иде шул инде. Әлеге остазның Россиягә китүне өстен куеп, Испаниядәге командасы белән хушлашу турында хәбәр ителде һәм шундый карарга килүен ул: "Рубин" баш тартып булмый торган тәкъдим ясады", - дип аңлатты.

Инде бүген Казан ягы да серне чиште: "Казан Арена" стадионында каләм әһелләре өчен матбугат конференциясе оештырып, Испания остазы белән таныштырдылар һәм 4 елга килешү төзелүе хакында хәбәр ителде. Әлеге яңалыкны спорт журналистларына "Рубин"ның генераль директоры Илгиз Фәхриев җиткерде.

- Хезмәт хакы турында сөйләшкәндә, бонуслар Россия чемпионаты, Европа лигасы һәм Чемпионнар лигасындагы нәтиҗәләргә бәйле булачак, - диде ул. - Команда составына яңа уенчылар сатып алырга исәплибез.

Состав дигәннән, яңа тренер да команданың уңышка ирешүендә яшь уенчыларга өстенлек бирәчәген искәртте:

- Казанда яшьләрнең дә үсешен күзәтәчәкмен. Нәкъ менә яшь уенчыларның төп составка керүен телим, - диде Хавьер Грасия. - Казанга килүемнең төп максаты - үземнең һәм, әлбәттә, "Рубин"ның профессионал үсештә тагын да югары нәтиҗәләргә ирешү, контрактка гына бәйле түгел.

Яңа тренер әлегә өч ярдәмчесе белән килгән. Якын арада хатыны һәм өч кечкенә баласын да Россия белән таныштырырга тели.

БЕЛЕШМӘ: Хавьер Карлос Грасия, 1970 елның 1 маенда туган. Испаниянең элеккеге уенчысы, ярымсакчы. "Реал Сосьедад" һәм "Вильярреал" командаларында уйнавы белән танылган уенчы. 2004 елдан бирле тренер. Соңгы эш урыны "Малага" (Испания) клубы. Әлеге команда иң көчлеләрдән саналган чемпионатта 8 нче урынга күтәрелде.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев