Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татарстанлылар Туринда узган Европа мастерлар уеннарында 13 медаль яулады

Ярышларда республиканы Россия җыелма командасы составында биш спорт ветераны тәкъдим итте.

Италиянең Турин шәһәрендә узган IV Европа мастерлар уеннарында Татарстанның биш спортчысы барлыгы 13 медаль (өч – алтын, җиде – көмеш, өч – бронза) яулады. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әйтик, Мәхмүт Шакиров 5 мең метрга йөгерүдә – алтын, 800 һәм 1500 метрга йөгерүдә – көмеш, ярыммарафонда бронза медальгә лаек булды.

Алексей Окулов чүкеч ыргытуда иң яхшы нәтиҗә күрсәтте һәм диск ыргытуда икенче урынны яулады. Зөһрә Зарифҗанова чүкеч ыргытуда – икенче, диск ыргытуда өченче булды.

Леонид Петров ярыммарафонда җиңде, 10 чакрымга йөгерүдә – икенче, 5 мең метрга йөгерүдә өченче булып килде. Ирек Мәхмүтшин исә 800 һәм 1500 метрга йөгерүдә көмеш медаль яулады.

 

Спортның 29 төре буенча үткәрелгән ярышларда өлкән яшьтәге 7,5 меңнән артык атлет катнашты.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, параллель рәвештә узган Европа мастерлар уеннарында ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев академик ишү буенча ике медальгә лаек булды. 

Фото: minsport.tatarstan.ru

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев