Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татарстанның ике хоккей командасы көч сынашты – җиңүне “Ак Барс” яулады

“Ак Барс” хоккей командасы рәттән бишенче уенында җиңде.

Бүген Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда ике Татарстан хоккей командалары көч сынашты. Казанның “Ак Барс”ы Түбән Каманың “Нефтехимик” командасын үз мәйданында кабул итте һәм бу каршылыкта 3:1 исәбе белән җиңү яулады.

“Ак Барс”ның төп капкачысы буларак Эмиль Гарипов чыкты, моңа хәтле җиңү белән тәмамланган дүрт уенда капканы Владислав Подъяпольский саклаган иде. “Ак Барс” хоккей командасының рәттән бишенче җиңүендә Эмиль Гарипов үз өлешен кертә алды.

“Сочи”дан “Ак Барс”ка күчеп килгән, ә аннан “Нефтехимик”ка җибәрелгән Павел Падакин һәм шул ук юл белән Түбән Кама командасына килеп эләккән сакчы Дамир Мусин “Нефтехимик” составында чыктылар. Дамир Мусин 2014-2018 еллар дәвамында “Ак Барс” составында катнашкан, бу сезон башында гына “Сочи”га күчеп киткән хоккейчы. Ул беренче тапкыр “Ак Барс”ка каршы уйнады һәм Татарстанның ике командасы каршылыгын башка яктан күзәтте.

Бу уенда беренче тапкыр 19 яшьлек һөҗүмче Максим Марушев Континенталь хоккей лигасында “Ак Барс” составында чыкты.

Беренче период. Период тәмамланырга 58 секунд кала, ”Ак Барс” хоккейчылары азчылыкта уйнасалар да, Артем Лукоянов Казан командасы өчен алка кертә алды (1:0).

Икенче период. Алтынчы минутта Станислав Галиев бәрүеннән соң Андрей Попов “Ак Барс” өчен тагын бер алка кертте (2:0).

Өченче период. Ундүртенче минутта Дамир Шәрипҗанов бәрүеннән соң Юусо Пуустинен “Нефтехимик” өчен алка кертте (2:1). Уен тәмамланырга 43 секунд кала “Ак Барс” уенчысы Михаил Глухов көндәшләрнең буш капкасына алка кертте (3:1).

Командалар составы:

"Ак Барс":
Гарипов (Подъяпольский);
Секач – Азеведо – Зарипов, Абросимов – Постма;
Лукоянов – Михеев – Потапов, Манухов – Лямкин;
Глухов – Попов – Галиев, Яруллин – Марков;
Ткачев – Свитов – Клинкхаммер (Кара, Марушев).

"Нефтехимик":
Коротаев (Ежов);
Пуустинен – Руохомаа – Няттинен, Мусин – Шәрипҗанов;
Падакин – Нестрашил – Галимов, Брынцев – Огурцов;
Шиксәтдаров – Куликов – Бикмуллин, Тимашев – Волгин;
Хәйруллин – Шәрифьянов – Аркалов (Здунов), Семенов.

Киләсе уенны “Ак Барс” Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда Түбән Новгородның “Торпедо” командасына каршы үткәрәчәк. Матч 28 ноябрь 19:00 сәгатьтә башлана.

tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев