Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татарстанның яшь чаңгычысы дөнья беренчелегендә икенче урын яулады

30 гыйнварда Америкада үсмерләр һәм 23 яшькә кадәрге яшьләр арасында дөнья чемпионаты старт алды. Зәй чаңгычысы Егор Казаринов 10 чакрым арага ирекле ысул белән узышуда көмеш медаль яулады. Дөнья беренчелегендә Татарстанның ике яшь чаңгычысы - Алабугадан Анна Морковкина белән Зәй егете Егор Казаринов катнаша. Ярышларның беренче көнендә 19-20 яшьлек үсмерләрнең...

30 гыйнварда Америкада үсмерләр һәм 23 яшькә кадәрге яшьләр арасында дөнья чемпионаты старт алды. Зәй чаңгычысы Егор Казаринов 10 чакрым арага ирекле ысул белән узышуда көмеш медаль яулады.

Дөнья беренчелегендә Татарстанның ике яшь чаңгычысы - Алабугадан Анна Морковкина белән Зәй егете Егор Казаринов катнаша.

Ярышларның беренче көнендә 19-20 яшьлек үсмерләрнең спринт ярышларында җиңүчеләр рәтенә күтәрелә алмаса да, соңгы ярыш Зәй егете өен уңыш китерде. Шунысы игътибарга лаек: мактау баскычына күтәрелүчеләрнең өчесе дә - Россия чаңгычылары. Владислав Вечканов - беренче, Егор Казаринов (+7,9 секунд) - икенче, ә Ярослав Рыбочкин (+13,3) өченче урында.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев