Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Теләк көчле булу аркасында кагыйдәләр дә бозылды – Зиннәтулла Билалетдинов

Казанның "Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов "Салават Юлаев" командасына каршы кичәге матчка нәтиҗә ясады. Исегезгә төшерәбез, "Ак Барс" хоккейчылары кичә "Уфа Арена" боз сараенда Гагарин кубогы өчен көрәштә Көнчыгыш конференция 1/4 финал раунды кысаларында җирле "Салават Юлаев" командасына каршы өченче матчта җиңелүгә дучар булды - 3:4. "Уен...

Казанның "Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов "Салават Юлаев" командасына каршы кичәге матчка нәтиҗә ясады.

Исегезгә төшерәбез, "Ак Барс" хоккейчылары кичә "Уфа Арена" боз сараенда Гагарин кубогы өчен көрәштә Көнчыгыш конференция 1/4 финал раунды кысаларында җирле "Салават Юлаев" командасына каршы өченче матчта җиңелүгә дучар булды - 3:4.

"Уен яхшы, сугышчан булды, кертелгән матур алкалар да күрдек. Киләсе уенга әзерләнәбез. Кагыйдә бозуларның күп булуымы? Мөгаен, теләк көчле булуга бәйледер", - диде Билалетдинов.

Баш тренер капкачы Эмиль Гариповның уенына карата да үз фикерен белдерде.

"Өч алка керттергәч аны алмаштыру турында уй булмады", - диде ул.

Сериядә исәп "Ак Барс" файдасына - 2:1. Җавап матчы Уфада 28 февральдә уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X