Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Яман шеш авыруын җиңгән балалар Татарстанга алтын, көмеш, бронза алып кайтты

Яман шеш авыруын җиңгән 6 бала Мәскәүдә спорт ярышларында катнашкан.

Мәскәүдә яман шеш авыруын җиңгән балалар арасында үткәрелгән спорт ярышларында катнашкан балалар Казанга алтын, көмеш, бронза медальләре белән кайтты. Татарстаннан барлыгы 6 бала катнашты. Татарстан командасы белән “Татар-информ” хәбәрчесе сөйләште.

  • Ямаш шеш авыруын җиңгән балалар арасында спорт ярышларын “Подари жизнь” хәйрия фонды Х тапкыр үткәрә. Барлыгы 15 илдән 500 дән артык бала катнашкан. Татарстан командасын “Анжела Вавилова” фонды җыйган, өйрәткән, алып барган.

“Балалар үзләренең авыруын җиңгән. Хәзер инде спорт ярышларында да җиңделәр. Татарстанда шундый балалар булуы бик мактаулы, дәрәҗәле. Искиткеч”, - диде “Анжела Вавилова” фонды җитәкчесе Владимир Вавилов.

“Анжела Вавилова” хәйрия фонды координаторы Наталья Баженина ярышта катнашу балаларның теләге булуын әйтте. “Табиблардан рөхсәт алу мөһим, бала физик яктан да, мораль яктан да әзер булырга тиеш. Анда бик көчле эмоцияләр кичерәсең. Балалар авыруны җиңгән башка балаларны да күргәч, тормышка шатланып яшәүләрен дәвам итәләр. Балалар, аларның әти-әниләр өчен бу иң мөһиме”, - диде ул.

 

Никита Корчагинга 16 яшь, 2006 елда яман шеш авыруы белән авырган. Ярышларда өч медаль алган: ату буенча - көмеш, футбол, йөгерү буенча - алтын. “Ярышларны оештыручыларга безгә, балаларга уңай эмоцияләр бүләк иткәне өчен рәхмәт”, - диде Никитаның әнисе Ольга Корчагина “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Илнур Хәйруллин 2015 елда авырган, өч ел тернәкләнү курслары үткән. Ярышларда беренче тапкыр катнашкан. “Киләсе елга да барырга телибез. Монда катнашу бик ошады, китәсе дә килмәде. Төшенкелеккә бирелмәдек, җиңелүләр дә булды. Футбол буенча бронза медале алдык. Җиңелгәч, күз яшьләре дә булды, сүзләр белән әйтеп бетергесез. Көндәшләр бик көчле иде”, - диде Илнурның әнисе Лиана Хайруллина.

“Ярышлар дүрт спорт төре буенча булды: футбол, 60 метрга йөгерү, шахмат, ату. Җиңүе бик авыр булды, ләкин мин өч урын алдым. Бик ошады, кайбер балалар белән дуслаштым”, - диде Илнур Хәйруллин.

Фото: Александр Эшкинин

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев