Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

"Зарипов "каргышы" төште" яки "Ак Барс" ни өчен Кубоксыз калды?

..."Ак Барс" - Металлург" каршылыгы. Сериядәге өченче, Казандагы беренче уен бетәргә 2,5 минут калып бара: "Ак Барс" 2:1 исәбе белән алда бара. Менә шул санаулы минутлар эчендә Данис исәпне тигезләп кенә калмый, ә җиңү китергән алканы да кертеп куйды - 2:3. Әлеге голлары өчен Данис "Татнефть Арена"дагы тамашачыларның тәүге тапкыр...

..."Ак Барс" - Металлург" каршылыгы. Сериядәге өченче, Казандагы беренче уен бетәргә 2,5 минут калып бара: "Ак Барс" 2:1 исәбе белән алда бара. Менә шул санаулы минутлар эчендә Данис исәпне тигезләп кенә калмый, ә җиңү китергән алканы да кертеп куйды - 2:3. Әлеге голлары өчен Данис "Татнефть Арена"дагы тамашачыларның тәүге тапкыр үзенә каршы сызгыруларын ишетергә мәҗбүр булган иде.
Шулай да Данис Зарипов һәр уен саен Эмиль Гарипов капкасына алка кертә алмады. Ләкин моннан Казанда берәүгә дә җиңел түгел шул. Данис үзенекен итте - "Ак Барс"ны Гагарин кубогы өчен көрәштән төшереп калдыру өчен бар булган тырышлыгын эшкә җикте.

КХЛ. Гагарин кубогы. Көнчыгыш конференция финалы. Дүртенче матч. "Ак Барс" (Казан) - "Металлург" (Магнитогорск) - 1:4 (1:2, 0:1, 0:1).

0:1 Коварж (Мозякин, Ли, 05:30, күплектә)
0:2 Антипин (Мозякин, Коварж, 10:18, күплектә)
1:2 Секач (Яруллин, Азеведо, 18:10)
1:3 Мозякин (26:24)
1:4 Платонов (Казионов Ден., 45:20).
Капкачылар: Гарипов - Кошечкин.
Сериядә исәп: 0:4 (1:2, 0:2, 2:3, 1:4).


СӘБӘП НИДӘ?


Финалда СКА һәм "Металлург" командалары каршылыгын күрәчәкбез... Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Казанда Гагарин кубогы өчен көрәштә Көнчыгыш конференция финалында Магнитогорскиның «Металлург» командасына дүрт уен рәттән оттырды. Азаккы уен нәтиҗәсе - 4:1. "Ак Барс" Гагарин кубогы өчен көрәштән төшеп калды. Сәбәп нидә, дисезме? Бу сорауны Казанда хоккей сөйгән һәр кеше кабатлый торгандыр.
- Зариповны Казаннан җибәреп, рәнҗетмәскә, яхшы уены өчен хурлап сызгырмаска иде. Менә аның каргышы төште, - дип татарчалап сүгенеп алды тамашачылар арасындагы бер татар абые. - Җиңелүнең бар сәбәбе шул.
Ә без ырым-шырымнарны читкә куеп, "сәхнә артында" уенчылар һәм тренерларның фикерен тыңлап йөрдек.



Зиннәтулла БИЛАЛЕТДИНОВ, "Ак Барс" командасы баш тренеры:


- Команда лаеклы уен күрсәтте. Дөрес, ялгышлар булды. Аларның сәбәбен ачыкларга кирәк. Тырышлык ягыннан бер генә уенчыга да шелтә белдерә алмыйм. Егетләр кулдан килгәннең барын да эшләде. Конференция финалында уйнау бүгенге "Ак Барс" өчен "түшәмме", дисезме? Бу сорауга җавап бирергә әзер түгелмен.


- Степан Захарчук өметләрне акладымы? Бу уенда аның "минус 2"...


- Ул шактый торыклы уйный. Ялгышлары була, ләкин аны гаепли дә алмыйм. Бозга аерым звенолар чыга.


- Уен башында "Ак Барс"ка ни булды? Кирәксез кагыйдә бозулар кабатланды.


- Бу теләк зур булуга бәйле. Егетләр яхшы уйнарга теләде. Хис-кичерешләр вакытында андый хәлләр була. Свитовның бозга чыкмавымы? Үзе эскәмиядә булырга теләде. Минемчә, бу дөрес карар иде. Ул команда капитаны һәм егетләргә ярдәм итәргә теләде. Михаил Варнаков ник уйнамадымы? Имгәнде.



Эмиль ГАРИПОВ, "Ак Барс" командасы капкачысы:


- Бүген ни булганын белмим. Бәлки дулкынлану булгандыр, әйтә алмыйм. Аз составта уйнаганда бик тиз алка керттердек. Гол кертерлек мөмкинлекләр дә бар иде кебек, әмма тагын ялгыштык. Данис Зарипов һәм Сергей Мозякин кебек уенчыларга андый киңлек калдырырга ярамый. Ник аларны тотып булмыймы? Алар үз уеннары белән барын да әйтте инде. "Металлург" безне Зарипов, Мозякин һәм Коварж хисабына гына җиңде.


- Бездә андый дәрәҗәдәге уенчылар юк булып чыгамы?


- Бу сорауга җавап эзлисе дә юк - алар рекорд арты рекорд куя бит. Минем өчен шунысы гына кызык: алар киткәч "Металлург" нишләр икән? Командабызның әзерлегенә килгәндә, башкалар өчен әйтә алмыйм, мин уенга әзер идем. Сезон үзем өчен уңышлы булдымы дигәндә, берничә көн ял итәргә кирәк һәм нәтиҗә ясарга да була.


"ТЫРЫШТЫК, ТАМАШАЧЫ АҢЛАРГА ТИЕШ"


Михаил ГЛУХОВ, "Ак Барс" командасы һөҗүмчесе:


- Бу рәвешле оттыру кәефне кыра, билгеле. Күбрәк уен уздырырга, тамашачыбызны сөендерергә теләгән идек. Барып чыкмады. Начар уйнамадык, мөмкинлекләр тудырдык. Көндәш команданың бер бишлегенә оттырдык. Алардан башкалар гол да кертмәде диярлек. Берничә уенчыбызның имгәнүе дә начар тәэсир итте. Икенче яктан караганда ул безне берләштерергә генә тиеш иде. Оят түгел. Эшләдек, тырыштык. Тамашачылар аңлар, дип уйлыйм. Баш тренер ни әйттеме? Артыгын әйтмәде. Уйларга һәм нәтиҗә ясарга кирәк, диде.

Федор МАЛЫХИН, "Ак Барс" командасы һөҗүмчесе:


- Бәхет читләп узуга гына авыштырып калдыру ярамый. "Металлург"ның оста уенчыларына каршы ачкыч ярата алмадык. Ничек кенә тырышсак та, хәлиткеч алкаларны алар кертте. Андый осталар ялгышларны гафу итми. Сериядә өченче матч хәлиткеч булды. Җиңгән булсак, нәтиҗә башка төрле булыр иде. Ә дүртенче уенда ышанычсыз уен күрсәттек. Тырыштык, әмма "Металлург"ның кайбер уенчылары осталыгы үзенекен итте. Клуб белән килешү вакыты чыгамы? Казанда калу теләгем бар.


БӘХЕТ КОШЫН ЫЧКЫНДЫРМАСАҢ...


Данис ЗАРИПОВ, «Металлург» командасы һөҗүмчесе:


- Сериянең җиңел булмаганын барысы да күргәндер. "Ак Барс", мөгаен, лиганың иң оешкан командасыдыр. Аларның сагын җимерү, гол кертерлек мизгелләр тудыру җиңел булмады. Ярый әле мөмкинлекләрнең күбесендә гол кертә алдык. Шуңа бәйле рәвештә нәтиҗәсе җиңү белән төгәлләнде.


- Өченче уеннан соң сезгә багышлап сызгыруларны ишеттегезме?

- Ничек тә булса тәэсиремне белдерергә хакым юк. Тамашачының аерым уенчыларга карата мөнәсәбәте үзеннән тора.

- "Ак Барс" белән серия үзгә идеме?


- Әлбәттә, аның үзгәлекләре бар. Яшермим, җиңзргә теләдем. Иң зур теләк - финалга чыгу иде. Сезон буе шуңа әзерләнәбез бит.


- Сериядә бер үзегез "Ак Барс" кадәр алка керттегез...


- Теләк булышты һәм уңыш елмайды. Алка капкага бара торган сезоннар була ул. Шуны сизеп, бәхет кошын кулдан ычкындырмаска гына кирәк.


- Финалда СКА фаворитмы?


- Әлбәттә! Моның белән берәү дә бәхәсләшми. Узган ел да шулай иде. Ләкин бозда биш минут эчендә тулы бер серия башка борылыш алырга мөмкин.


- 35тән өлкән уенчыларның уңыш сере нидә?


- Хезмәт кую һәм аңлап эш итүдә.


"АК БАРС"КА РӘХМӘТ!


Илья ВОРОБЬЕВ, "Металлург" командасы баш тренеры:


- "Ак Барс"ка серия өчен рәхмәт. Без башка көндәшкә әзерләнәбез. Фаворитмы? Нинди сорау инде бу, СКА, әлбәттә! Алар һәрчак фаворит.


...Зиннәтулла Билалетдиновның клуб белән килешү вакыты чыга. Аннан баш тренер вазифасында калу-калмавы хакында да сораштылар. "Уен буенча гына сөйләшик әле", - диде Билалетдинов.


Ә ул арада "Р-Спорт" үз чыганакларына таянып, "Ак Барс"ка баш тренер булып ЦСКАдан отставкага озатылган Дмитрий Квартальнов киләчәк, дип язып чыкты. Хак булса, Зиннәтулла Билалетдинов клубта җитәкче вазифаларына билгеләнәчәк икән. Хәер, монысы инде бөтенләй башка тарих булачак.

Фәрит САЛИХОВ

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X