Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

6 процент кына килешкән

55 яшьтән өлкәнрәк татарстанлылар җитештерү, бухгалтерия һәм төзелеш тармагында эш эзли Эш эзләүчеләрнең өчтән икесен диярлек ир-атлар тәшкил итә, алар Татарстанда 26 меңнән артык.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). 55 яшьтән өлкәнрәк татарстанлылар җитештерү, бухгалтерия һәм төзелеш тармагында эш эзли, дип хәбәр итә HeadHunter матбугат хезмәте.

Эш эзләүчеләрнең өчтән икесен диярлек ир-атлар тәшкил итә, алар Татарстанда 26 меңнән артык. Тикшеренү 21-25 июнь көннәрендә үткәрелгән.

Белгечләр шулай ук эш эзләүчеләрнең алда көтелгән пенсия реформасына карата мөнәсәбәтен дә өйрәнгән.

  • Россия Хөкүмәте пенсиягә чыгу яшен ир-атлар өчен – 65, хатын-кызлар өчен 63 яшькә күтәрергә тәкъдим итә.

Сораштырылган кандидатларның яртысыннан артыгы (56 процент) фикеренчә, 60 һәм 55 яшь пенсиягә чыгу өчен оптималь вариант санала. 31 проценты исә пенсиягә чыгу яшен киметү яклы. Сораштыруда катнашучыларның 6 проценты гына пенсиягә чыгу яшен арттыру тәкъдиме белән килешкән.

 Чыганак  https://tatar-inform.tatar/news/2018/06/25/166606/

Әтнә таңы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев