Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

«Кемдер пенсияне – күбрәк, кемдер азрак ала. Мин уртача пенсия күләменнән чыгып әйтәм», - дип искәртте министр.

2019 елда Россиядә пенсиянең уртача күләме 15,4 мең сумга кадәр артачак, дип белдерде РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин «Известия» газетасына биргән интервьюсында. Бу хакта РИА «Новости» агентлыгы хәбәр итә.

Эшләми торган пенсионерның пенсиясенә өстәмә - аена уртача алганда 1 мең сум, яки елына 12 мең сум тәшкил итәчәк, ә 2018 елның ахырында түләүләрнең уртача күләме 14 414 сум булачак, диде ул.

«Кемдер пенсияне – күбрәк, кемдер азрак ала. Мин уртача пенсия күләменнән чыгып әйтәм», - дип искәртте министр.

Ул шулай ук пенсия яшен арттырмый торып, пенсияне күтәрү өчен мөмкинлекләр һәм ресурслар булмаячак, диде.

  • Хәзерге вакытта Россиядә ир-атлар пенсиягә – 60, хатын-кызлар 55 яшьтән чыга. Пенсия яшен күтәрү мәсьәләсе хакында инде күптәннән фикер алышалар. Бу гомер озынлыгының артуы һәм илдә эшләүчеләр саны азаеп, пенсионерлар исәбе елдан-ел күбәя барганлыктан, халыкны лаеклы пенсия белән тәэмин итү мөмкинлеге булмау белән аңлатыла. Бүген күпчелек илләрдә 60-65 яшьтән пенсиягә чыгалар.

Россия хезмәт министры шулай ук хатын-кызларның пенсия яшенә карата аңлатма биргән иде.

Татар -информ
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев