Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

МЧС, һава шартлары бозылу сәбәпле, саклык чаралары турында искәртә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматы буенча, Татарстанда бүген кич һәм иртәгә һава торышының бозылуы көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген кичке сәгать 9дан иртәгә кичке 8гә кадәр республикада секундына 22 метрга кадәр көчәючән җил белән яшенле яңгырлар булачак. Шулай ук боз яву ихтималы мөмкин.

 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, әгәр дә шундый вакытта урамда калсагыз, электр линияләреннән, реклама такталарыннан һәм витриналардан ераграк торырга киңәш итә. Җил көчәйгәндә, подъездларда яки подвалда качып тору кирәк. Боз яуганда, урамга чыкмаска һәм тәрәзә яннарында тормау сорала. Урамда булганда, тынычрак җирә качарга, һич югы башны сумка белән булса да капларга киңәш итә.

Чыганак Татар -информ

Саба таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев