Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Ни ашыйсыз? Нинди азык-төлеккә бәя арткан, ниндигә төшкәнен?

Татстат белдерүенчә, республикада июнь ахырына яшелчә бәяләре бермә-бер арткан. Бәрәңге бәясе 1,4 процентка үсеп, килосы өчен 29,70 сум, кәбестә 3,1 процентка артып – 33,02 сум тәшкил иткән.

Суганның бәясе бүген 26,07 сум, кишер 6,4 процентка артып, 38,74 сум булган, алманың бер килосы 100 сум тирәсендә тирбәлә.

Тавык ите дә 2,6 процентка күтәрелеп, килосы өчен 115,96 сум тәшкил итә. Тары ярмасы, каймак, сырлар, сарык ите, тоз, эремчек, ак һәм сыек май бәяләре дә бу айда арткан.

Ә менә тавык йомыркасы, дөге ярмасы, карабодай, он, макарон, сөт, консерва кебек азык-төлек бәяләре, киресенчә 0,1 проценттан 0,4 процентка кадәр төшкән.

 Чыганак https://tatar-today.ru

Саба таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев