Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Россиядә 1 июльдән торак-коммуналь хуҗалыгы тарифлары арта

Россиядә 1 июльдән торак-коммуналь хуҗалыгы тарифлары арта. Ил буенча тарифлар уртача алганда 4 процентка үсәчәк, дип яза «Известия» Федераль монополиягә каршы хезмәткә сылтама ясап.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, әлеге сан илнең 2018 елга социаль-икътисади үсеш фаразына туры килә.

«Әмма бу гражданинга тарифлар нәкъ менә шушы күләмдә арткан түләү кәгазе киләчәген аңлатмый», - диелә хәбәрдә.

Федераль монополиягә каршы хезмәттә ачыклык кертүләренчә, тарифларның күләмен һәр төбәк үзе билгели.

РИА «Новости» агентлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, торак-коммуналь хуҗалыгы тарифлары Санкт-Петербург һәм Якутиядә – 6, Кемерово өлкәсе һәм Башкортстанда – 5,9, Мәскәү, Киров һәм Новгород өлкәләрендә 5,5 процентка артачак.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев