Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Урлауда шик туган очракта, банк клиент счетыннан акча күчерүне туктатып тора ала

Россия Президенты Владимир Путин шул хактагы законны имзалады.

Банклар, урлауда шик туган очракта, клиентларның счетыннан акча күчерүне туктатып тора алачак. Россия Президенты Владимир Путин шул хактагы законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Банклар операцияләрне ике көнгә генә туктатып тора алачак. Әлеге закон нигезендә, түләү системалары операторлары, клиент ризалыгыннан башка да, акча күчерүгә каршы чаралар күрергә тиеш. Алар бу очрак турындагы барлык мәгълүматны Үзәк банкка җибәрәчәк. 

Яңа закон читтән торып банк хезмәте күрсәтү ярдәмендә башкарыла торган санкциясез операцияләр санын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук физик һәм юридик затларның счетларыннан кредит оешмаларының югалтуларына чик куячак. 

 Чыганак https://tatar-inform.tatar/news/2018/06/28/166806/

Әтнә таңы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев