Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Артистлар Сабантуй чорында кайларда чыгыш ясаячак? (ИСЕМЛЕК)

Сабан туе - татар халкының иң күңелле, матур бәйрәме. Ул милли йолаларны гына түгел, моңлы җырларны да үз эченә ала. Эстраданың танылган артистлары быел кайларда чыгыш ясарга җыена икән? Айгөл Бариева: Беренче Сабан туебыз үтте инде. 21 майда Самара өлкәсе Камышлы районының Дәүләткол авылында чыгыш ясадык. 4 июньдә - Әлмәт...

Сабан туе - татар халкының иң күңелле, матур бәйрәме. Ул милли йолаларны гына түгел, моңлы җырларны да үз эченә ала. Эстраданың танылган артистлары быел кайларда чыгыш ясарга җыена икән?


Айгөл Бариева: Беренче Сабан туебыз үтте инде. 21 майда Самара өлкәсе Камышлы районының Дәүләткол авылында чыгыш ясадык. 4 июньдә - Әлмәт районының ике авылында, 5 июньдә - Әтнә районының бер авылында узачак Сабан туена барам, Алла теләсә.


Ландыш Нигъмәтҗанова: Быел Сабан туе 4 июньгә туры килә, ә ул көнне минем туган көнем! Шуңа күрә ял итәм, ләкин кызыклы тәкъдим булса, барып кайта алырмын дип уйлыйм.


"Зөләйлә" төркеме: Чит илләрдә Сабан туйлары күптән башланды инде. 10 апрельдә - Австралиядә, 22 майда - Төркиядә булдык. Хәзерге вакытта Екатеринбургка юл тоттык. Безне күбрәк чит төбәкләргә чакыралар.

Гүзәл Әхмәтова: 4 июньдә - Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә, 11 июньдә - Башкортстанның Туймазы районында узачак Сабан туена барырга җыенам, Алла боерса.


Эльмира Сөләйманова: 4 июньдә - Әгерҗе районында узачак Сабан туена чакыру кабул иттем.


Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов: Без - аэропортта, Венгриягә очабыз. 28, 29 майда Будапештта Сабан туе була. 3, 4, 5 июнь көннәрендә дә эшлибез, Алла боерса.


Эльвира Хамматова: Быел Татарстанның Балтач һәм Кайбыч районнарында узачак Сабан туйларында чыгыш ясаячакмын.


Рифат Зарипов: Бик күп җиргә чакырдылар, әмма бик теләсәм дә, барысына да бара алмыйм. 28 майда - Каенлыкта узачак Казан Сабан туенда, 29 майда - Нурлатта, 4 июньдә - Әлмәттә, 5 июньдә - Лаешта булачакмын. Очрашуларга кадәр!


Гүзәлия: 4 июньдә - Саба районы авылында, 5 июньдә - Әлмәттә, кич белән Чаллыда, 17 июльдә - Мәскәү Сабан туенда катнашырга җыенам.


Ильмира Нәгыймова һәм Руслан Кирамутдинов: 28 майда - Минзәлә районы Әдрәкле авылында, 4 июньдә - Әгерҗе районы Кырынды авылында, 5 июньдә - Чаллы Сабан туенда чыгыш ясаячакбыз, Алла теләсә!


Алсу һәм Азат Фазлыевлар: 28 майда - Казан, 4 июньдә - Питрәч, 5 июньдә - Алексеевск районы үзәге һәм Лаеш Сабан туйларына барырга җыенабыз.


Венер Сәлимов: 28 майда - Чувашиядә, 4 июньдә - Әгерҗе, 5 июньдә - Әтнә районнарына, 18, 19 июньдә - Пермьгә барам.


Зинира һәм Ризат Рамазановлар: 3, 4 июнь көннәрендә туй алып бару сәбәпле, Сабан туйларында катнаша алмыйбыз. Ә менә 5 июньдә - Апас районы Дәвеш авылы, Мамадыш районы Үсәли авылы, Саба районы Икшермә авылы - бер көнне өч Сабан туенда җырларга чакырдылар!


Мөнир Рахмаев: Быел бик күп җиргә чакыру кабул иттем, хәлемнән килгәнчә өлгерергә тырышачакмын. Әлмәт районы Мактама авылы, Баулы районы, Түбән Кама районы Шәңгәлче авылы, Арча, Лесхоз һәм башка җирләргә барырга җыенам.


Лилия Гиматдинова: 4 июньдә - Яшел Үзән һәм Миңгәрдә, 5 июньдә - Чаллыда узачак Сабан туенда катнашам.


Дилә Нигъмәтуллина: 3 июньдә - Аксубай районының Агрофирмасы, 4 июньдә - Әлмәт, аннан соң Баулының үзендә, кич белән Баулы районы авылында, 5 июньдә - Балтач районы авылында узачак Сабан туйларына барырга җыенам.


Ленар Сәйфиев: 28 майда Самара Сабан туена барам. Анда шулай ук Филүс Каһиров та җырлаячак. 3 июньдә - Алексеевск районына чакырдылар. Аллага шөкер, бик күп җиргә чакыралар.


Филүс Каһиров: 28 майда - Самарага, 4 июньдә - Түбән Кама һәм Тукай районына чакыру кабул иттем.


Илназ Баһ: 28 майда - Казанда, Шыгырданда, 29 майда - Нурлатта, 3 июньдә - Актаныш районы Куян авылы, 4 июньдә - Арча райоы Курса авылы, Миңгәр, 5 июньдә - Чүпрәле районы Чынлы авылы, Чаллыда узачак Сабан туйларында чыгыш ясаячакмын.


Ринат Рахматуллин: 3 июньдә - Питрәч районында, 4 июньдә - Зәй һәм Нурлат, 5 июньдә - Кайбыч һәм Әтнә районнарында узачак Сабан туйларында катнашам.


Сөмбел Билалова: 4 июньдә - Литва, 5 июньдә - Брюссель Сабан туенда булам, Алла теләсә. Дөнья күрәсем килә. Июльдә Мәскәү өлкәсенең берничә шәһәрләрендә, 17 июльдә - Мәскәүнең үзендә узачак Сабан туенда җырлаячакмын.


Иркә: Быел Башкортстан якларына һәм Татарстанның Азнакай районына барырга уйлыйм.


Ришат Төхвәтуллин: 28 майда - Казанда, июньдә - Башкортстанның Илеш районында, икенче көнне авылында узачак Сабан туенда катнашам.


Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар: Тәкъдимнәр күп булса да, ярты ел алдан алынган банкетларда эшлибез. 5 июньдә - Әтнә районының бер авылында узачак Сабан туена барырга җыенабыз.


Алсу Әбелханова: Венага - Сабан туена очтым. Аннан кайткач, 4 июньдә - Кулаткада узачак Федераль Сабан туена барам, 12 июньдә - Германиянең Дрезден шәһәренә, сентябрьдә Италиягә чакыру кабул иттем.

Эльвира ШАКИРОВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев